Университетлар арасында сайлап алу нәтиҗәләре 2023 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча ясалды.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Приоритет 2030» программасында катнашучы университетлар арасында грантларның махсус өлешенә сайлап алуга йомгак ясалды.
Казан федераль университеты югары уку йортларының «Территориаль һәм (яисә) тармак лидерлыгы» трегы буенча беренче төркемгә керде. Аңа Россиянең барлыгы 8 югары уку йорты керде. Бу ун баллы шкала буенча 7 баллдан артык балл җыйган университетлар. Алар һәрберсе 529,5 млн сум күләмендә грант алачак.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков әйтүенчә, ведомство комиссиясе узган казанышларны түгел, ә университетлардагы үзгәрешләрне эшчәнлекнең барлык төп юнәлешләре буенча – абитуриентлар белән эшләүдән алып партнерлар белән хезмәттәшлеккә кадәр бәяли.
“2023 ел нәтиҗәләре буенча без программаның үз максатларына ирешүен күрәбез – ул университетларны үсешкә стимуллаштыра”, – диде министр.
КФУ ректоры Ленар Сафин әйтүенчә, бу университетның, аның квалификацияле командасының зур уңышы.
«Казан университеты Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш программасын эшләүнең үзәге булып тора. Хәзер республикада, Фәннәр академиясенең иҗади һәм методик ярдәме белән, дөньякүләм дәрәҗәдәге фән-мәгариф үзәге формалаша, һәм университет бу процесста төп катнашучыларның берсе булып тора. Безнең стратегик проектлар уңышлы тормышка ашырыла. Алар федераль һәм төбәк өстенлекләрен синхронлаштыру принцибы буенча төзелгән. Агымдагы елда без технологик өлешне көчәйтә, халык хуҗалыгының төп тармакларында импортны алыштыруны һәм аны тәэмин итә торган яңа карарлар блогын формалаштыра алдык», – дип сөйләде югары уку йорты җитәкчесе.
Исегезгә төшерәбез, КФУ декабрь башында 2023 елда «Приоритет-2030» программасы буенча эш йомгакларын тәкъдим итте. Үткәрелгән фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр турында ректор җитәкчелегендә Казан федераль университеты белгечләре командасы сөйләде. Үз докладында Ленар Сафин университет планнарын тулысынча үти һәм максатчан модельгә динамик рәвештә бара, ә Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре, чит илдән килгән студентлар, өстәмә һөнәри белем бирү, цифрлы кафедралар кебек мөһим юнәлешләр буенча алда бара, дип сөйләде.
Югары уку йортларының «Приоритет-2030» программасында катнашу нәтиҗәләрен бәяләү йомгаклары буенча, киләсе елда финанслау 118 университет арасында бүленәчәк. Шул ук вакытта 106 университет һәрберсе 100 млн сумнан артык күләмдә грантның база өлешен алачак. 120,3 дән 288,6 млн сумга кадәр үсеш программаларын гамәлгә ашыруга 12 югары уку йорты – “Ерак Көнчыгыш трегы” катнашучылары алачак. Һәм тагын 42 университет, база грантына өстәмә рәвештә, 105,8 дән 529,4 млн сумга кадәр махсус финансланачак. Программаны финанслауның гомуми суммасы 2024 елда 31 млрд сумнан артып китә.
Автор: КФУ ректоры матбугат хезмәте