КФУ Президенты: «Михаил Нужин безнең университетны илнең әйдәп баручы югары уку йортларының берсе итте»

Казан университетының төп бинасы янындагы скверда күренекле ректорларның берсенә мәгълүмати истәлек тактасы урнаштырылды. 

 

КФУның төп бинасы янындагы яңартылган скверда Казан университетының утызынчы ректоры Михаил Нужин һәйкәле янында аңа багышланган мәгълүмати такта ачылды.

Чарада КФУ Президенты Рияз Минзарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан университеты ректоры (2002-2010 еллар), КФУ физика институтының оптика һәм нанофотоника кафедрасы профессор-консультанты Мәгъзүм Сәлахов, Казанның элеккеге мэры Камил Исхаков, «Кулон» ЯАҖ генераль директоры Альберт Фәхретдинов, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты директоры Михаил Щелкунов һәм башкалар катнашты.

Быел физика-математика фәннәре докторы, профессор, РСФСР ның атказанган фән эшлеклесе, чирек гасыр, 1954 елдан 1979 елга кадәр, Казан университеты ректоры булган Михаил Нужин вафат булганга 40 ел тулды.

Мәгълүмат тактасында өч телдә – рус, татар һәм инглиз телләрендә – аның җитәкчелек елларында вузда яңа фәнни юнәлешләр булдырылганлыгы, СССРда беренче гравитация һәм чагыштырмалылык кафедрасы ачылганлыгы (1960), университетның исәпләү үзәге төзелгәнлеге (1970), исәп-хисап математикасы һәм кибернетика факультеты ачылганлыгы (1978) язылган. Моннан тыш, университет комплексының берничә бинасы: физик корпус (1973), 2 нче корпус, Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә (1981) төзелә, Карачай-Черкесста югары тау астрономик обсерваториясе (1976) барлыкка килә.

Рияз Минзарипов чараны ачып, Михаил Нужин бюстының 2004 елда, Казан университетының 200 еллыгына, Камил Исхаков ярдәме белән куелуын билгеләп үтте.  Казан университетын тәмамлаган Альберт Фәхретдинов инициативасы белән быелның көзендә һәйкәл булган сквер территориясе чистартылган, мәгълүмати такта урнаштырылган.

«Монда Михаил Тихоновичны кеше буларак та, күренекле дәүләт эшлеклесе буларак та белгән кешеләр җыелган, – диде Рияз Гатауллович. – Император Казан университеты Россия империясендә күренекле химик Александр Бутлеров ярдәмендә танылу алды, ә Михаил Нужин безнең университетны совет чорында илнең алдынгы вузларының берсе итте”.

Камил Исхаков Казан университетында уку еллары турында истәлекләре белән уртаклашты.

“Без, әлбәттә, студент елларында ректор Михаил Тихоновичның нинди бөек кеше булуын белми идек”, – диде ул. Соңыннан тормыш аны күп тапкырлар Нужин белән очраштыра, һәм ул һәрвакыт Нужинның күренекле шәхес һәм зур галим булуына соклана.

Килүчеләр чәчәкләр салган һәйкәл Казан университетының 200 еллыгын бәйрәм итү алдыннан урнаштырылган. Ул вакытта ректор М.Сәлахов була. Мәгъзүм Хәлил улы әйтүенчә, аны төзү инициативасын югары уку йортының Математика һәм механика институты вәкилләре җиткерә.

Авторы: Лариса Бусиль, фото: Арина Егорова