КФУ Орнитологы Татарстанга беренче булып нинди кошлар кайтачагы турында сөйләде

Республика районнарында кара каргалар күренә башлады инде.

Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов күчмә кошларның кайту графигы турында сөйләде.

Узган ел Татарстанда 68 төр кош кышлаган, шуларның 14 төре күчмә кошлар. Бу саннар кышкы чорда һаваның уртача температурасына карап ел саен үзгәрә.

Быел кышлаучылар арасында Татарстанда моңарчы калмаган кошлар да күренә. Мәсәлән, диңгез үрдәге. Ул күчмә һәм бик сирәк кош.  Казан күлләрендә диңгез үрдәген берничә ай дәвамында күзәткәннәр. Бу хакта КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә Фундаменталь медицина һәм биология институтының профессоры Илгизәр Рәхимов хәбәр итте. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, быелгы кыш чыршы чукыры һәм миләш чыпчыгының күплеге белән истә калачак.

Күчмә кошларның Татарстанга кайтуы, гадәттә, март аенда башлана. КФУ профессоры быел кошларның килүе билгеләнгән “график” нигезендә уза һәм нормадан китми, дип белдерде.

“Очып кайтучыларның билгеле бер тәртибе бар. Кошлар климат шартлары нигезендә кире кайта. Быел мартта бернинди кырык градуслы салкыннар юк, шуңа күрә кошлар, гадәттәгечә очып кайта”, – дип аңлатты орнитолог.

Аның әйтүенчә, күчмә кошлар кайтуы май уртасына кадәр дәвам итәчәк. Яз хәбәрчеләре – кара каргаларны инде республика территориясендә, Актаныш һәм Минзәлә районнарында күргәннәр.

15 марттан соң көньяктан тургайлар, кызылтүшләр һәм сыерчыклар кайтачак. Апрельгә таба суда йөзүче кошлар, ә нәкъ менә үрдәкләр очып кайта. Татарстанга май аена шәүлегән һәм сандугачлар кайтачак.

Автор: Анна Зинченко, фото: Максим Зарецкий