КФУ орнитологы “Беренче карлыгачларны” кайчан көтәргә икәнен әйтте.

Профессор әйтүенчә, Татарстанда аномаль җылы кыш кошлар тормышында чагылыш тапкан. 

Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире, Россия Кошларны саклау берлегенең Казан бүлеге рәисе Илгизәр Рәхимов кышкы сезонда канатлы дусларыбыз артыннан кызыклы күзәтүләре турында сөйләде.

Аның әйтүенчә, Татарстан өчен генә түгел, Россиянең башка күп кенә регионнары өчен дә аномаль җылы кыш, шулай ук һава торышының тотрыксыз характеры кошларның тормышына тәэсир итми калмый.

“Быел кар шундый аз, хәтта урманда да плюс күрсәткечләр вакытында да эрү процессы бара, ул күп нәрсәгә йогынты ясый, – дип хәбәр итте КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә Илгизәр Рәхимов. – Беренчедән, шәһәрдә, игътибар итсәк, бик зур миләш чыпчыклары төркеме оча. Бу күчмә кошлар, кагыйдә буларак алар шәһәр читендә миләш, дүләнә җиләкләре һәм башкалар сакланган бакчаларда, паркларда зур булмаган төркемнәр белән кышларга кала. Быел аларның саны меңләгән бу аларның күчеп йөрүләре вакытында бик нык сизелә”.

Тагын бер кызыклы күзәтү – без күнеккән кызылтүшләр «югалдылар».

КФУ орнитологы искә төшергәнчә узган ел  шәһәр мохитендә ябалаклар барлыкка килү турында күп хәбәрләр булган. Алар биредә ауга йөри алмыйча һәлак булганнар. Быелгы кышка килгәндә, галимгә бары тик бер генә очрак турында билгеле.

“Кар аз булу сәбәпле ябалаклар тычканны урманда таба ала, шуңа күрә шәһәргә тартылмыйлар да”, – дип аңлатты И.Рәхимов.

Кырыс кыш шартларында кайбер кошлар өчен шәһәр чүплекләрендә азык калдыклары да җим булган. Җир “ачык” булгач, анда кошларны күзәтергә туры килми, аларга шәһәрдә ашарга җитәрлек.

“Бу кошларның кеше яшәешенә яраклашу күрсәткече генә түгел, ә глобаль җылынуга да бәйле”, – дип саный КФУның биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире.

Сүз уңаеннан, күчмә кошлар республикага әлегә әйләнеп кайтмады. Орнитолог фаразлары буенча, беренче кошлар безнең якларга март аенда кайтачак – бу каргалар һәм тургайлар булачак, башка төрләр апрельдә кайтып җитәчәк.

«Җылылыкның шундый көчле һәм актив порциясе шартларында кошларның кайту сроклары циклы һичшиксез күчәргә тиеш, – диде И. Рәхимов, кошларның бу кышны уңай кичерүләренә басым ясап. – Әгәр дә тенденция дәвам итсә, ахыр чиктә, без үсемлек азыгы белән туклана торган кошларның, гомумән, көньякка очып китүдән туктаячакларын күрәчәкбез. Вакыт күрсәтер”.

Галим билгеләп үткәнчә, Казан университетында студентлар үз күзәтүләрен үткәрәләр. Аларның тикшеренүләре нәтиҗәләре фәнни журналларда һәм аларның чыгарылыш квалификация хезмәтләрендә тәкъдим ителәчәк.

Элегрәк Илгизәр Рәхимов Зур Җидегән йолдызлыгының кошларга ничек итеп җылы якларга барып җитәргә ярдәм итүе турында аңлаткан иде.

Авторы: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Юлия Акмурзина