Халыкара мөнәсәбәтләр институты доценты Римма Вәлиева-Хәкимова галимнәр алдында торган бурычлар турында сөйләде.
Казан федераль университеты оберваторияләрен ЮНЕСКО мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертү эшләренең яңа этабы башланды. Башкарылырга тиешле эшләр турында Халыкара мөнәсәбәтләр институтының халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатия кафедрасы доценты Римма Вәлиева-Хәкимова сөйләде. Обсерваторияләрнең номинацион досьеларын әзерләү буенча эшчәнлеге өчен аңа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты тапшырылган.
«ЮНЕСКО өчен документлар пакеты, 1972нче елда кабул ителгән Мәдәни һәм табигать мирасын саклау турындагы конвенциягә туры китереп, әзерләнелде. Бу эшне без зур команда белән башкардык. Аның составына КФУның өч институты – Халыкара мөнәсәбәтләр институты, Физика институты һәм Экология һәм табигатьтән файдалану институты хезмәткәрләре, шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Археология институты галимнәре керде», – дип аңлатты бу эшнең координаторы Римма Рафаэль кызы.
Ул КФУның ике астрономия обсерваториясен ЮНЕСКО мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертүгә әзерлек эше 2019 елда башланганлыгы хакында искәртте. Аларны беренчел исемлеккә кертү карары ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы үзәге тарафыннан 2020нче елның 11нче декабрендә кабул ителде.
2021нче елның 30нчы сентябренә бөтен тиешле документлар инглиз һәм рус телләрендә әзерләнгән һәм ЮНЕСКОга җибәрелгән.
«Без ЮНЕСКОдан төзәтмәләр, тәкъдимнәр көтәбез. КФУ тиешле мәгълүматны 2022нче елның 1нче февраленә кадәр җибәрергә тиеш», – ди халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге белгеч. – Хәзер без КФУның шәһәр астрономия обсерваториясе һәм В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясенең буферлы зоналарын билгеләү белән шөгыльләнәбез. Буфер зоналары – объектка якын урнашкан, аның һәм аны саклау өчен әһәмияте булган территорияләр. Мондый зоналарның чикләре ЮНЕСКО тарафыннан гына билгеләнә. Аларның статусы расланылгач, аларга карата ЮНЕСКОның саклау законнары гамәлдә булачак. Буфер зонасына үсемлекләрнең уникаль һәм сирәк төрләре, мисал өчен шәһәр читендәге обсерваториядә үсә торган реликтлы кедрлар керәчәк. Алар дәүләт тарафыннан сакланылачак».
КФУ галимнәре командасы тарафыннан, обсерваториянең универсаль кыйммәтен билгеләү максатында, берничә фәнни конференция, симпозиум, түгәрәк өстәлләр уздырылды – алар объектларны ЮНЕСКО исемлегенә кертү өчен төп күрсәткеч.
Римма Вәлиева-Хәкимова сүзләренчә, 1837нче елда төзелгән шәһәр астрономия обсерватория бинасы һәм шәһәр читендәге астрономия обсерваториясе территориясендәге 1898-1901нче елларда төзелгән телескоп павильон биналары гына түгел, ә белем бирү процессында бүген дә кулланыла торган XIX-XX гасырлардагы уникаль аутентик инструментарий да кыйммәткә ия.
ЮНЕСКО өчен документларны әзерләүдә галимнәр белән беррәттән, «Мәдәни мирас белән идарә итү» программасы буенча белем алучы Халыкара мөнәсәбәтләр институты магистрантлары да катнаша, дип белдерде КФУ доценты.
«Әлеге уникаль магистрлык программасын тәмамлаучылар – мәдәни мирасны саклау, реставрацияләү, консервацияләү, саклап калу һәм популярлаштыру белгечләре булы тора, һәм федераль, төбәк, муниципаль әһәмияткә ия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрдә генә түгел, ә БМОга теләктәшлек күрсәтү ассоциациясендә эшли, шулай ук Россия объектларын ЮНЕСКО мәдәни мирасы объектлары исемлегенә номинацияләүгә әзерләүдә катнаша», – дип белдерде Халыкара мөнәсәбәтләр институты укытучысы.
Римма Вәлиева-Хәкимова шунысын да билгеләп узды: КФУның шәһәр читендәге обсерваториясе – ул дөньяви әһәмияткә ия булган һәйкәл генә түгел, ә фәнне популяштыру үзәге дә әле. Обсерватория территориясендә Россиядәге бердәнбер гамәлдәге планетарий биредә урнашкан. (КФУ планетарие коллективына ТР Президентының Рәхмәт хаты тапшырылган). Моннан тыш, обсерваториядә ачык һавада астрономия фәне музеен булдыру да планлаштырыла.
Автор: Лариса Бусиль