КФУ метеорологы Татарстанга күптән көтелгән җәйге җылылык кайчан киләчәге турында сөйләде

Июньнең беренче ике декадасының уртача температурасы 16,2 градус тәшкил итте, ә норма буенча 17,5 градус булырга тиеш. 

21 июнь – җәйге кояш торгынлыгы көне – елның иң озын көне санала. Җәйнең беренче ае ахырына якынлашуга карамастан, һава торышы җылы һәм кояшлы түгел. Аномаль салкынның сәбәпләре турында КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сөйләде.  

Айның беренче ике декадасының уртача температурасы (1 июньнән 20 июньгә кадәр) 16,2 градус тәшкил итте, ә норма буенча 17,5 градус булырга тиеш.

«Кызык күзәтү: быел июньнең беренче декадасында уртача температура 16,2 булды (нормада – 16,6), икенчесендә дә шул ук күрсәткечтә калды (нормада – 18,5), – диде Тимур Әүхәдиев. Барысына да циркуляция гаепле. Киң антициклоннарның перифериясе хакимлегенә эләгеп, безнең республика салкын һава массалары юлында ешрак очрый башлады».

Метеоролог әйтүенчә, атмосфера басымының югары фоны аз болытлы һава торышы өчен шартлар тудырган, бу төнлә интенсив суытуга китергән. 12 июньдә бу процесс Татарстанның аерым районнарында кырау төшүгә китерде.

«Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, июньнең икенче ункөнлегендә кырау төшү бик сирәк күренеш, – дип ассызыклады ул. – Һава торышының антициклон характерда булуы безгә явым-төшем кытлыгын да тәэмин итте. Июнь аеның беренче 20 көнендә “Казан” метеостанциясендә нибары 8 мм явым-төшем булган. Ай нормасы 57 мм тәшкил итә».

Якын көннәрдә (елның иң озын көннәре һәм иң кыска төннәре) төньяк ташкыны безгә югары киңлекләрдән салкынча һава алып килүне дәвам итәчәк.

Иртәгә, 22 июньдә, Татарстанда болытлы һава, бераз яңгыр көтелә, көндез +16, төнлә  9 градус җылы булачак. Җомга көнне аязучан-болытлы һава, көндез – 20, төнлә 11 градус җылы фаразлана. Ялларда республикада яңгырлар көтелә. Шимбә һава торышы көндез +19, якшәмбе +21 градусны тәшкил итәчәк.

“Беренче җәйге айның өченче декадасы шулай ук нормадан 3 градуска түбәнрәк булыр дип фаразлана. Июнь аеның температура күрсәткечләре бу чорда якынча 19,8 градус тәшкил итәргә тиеш. Шулай итеп, озак вакытка ясалган фаразларга карамастан, июньдә температура һәм явым-төшем күләме нормадан түбәнрәк булачак дигән ихтимал зур”, – дип йомгаклады КФУ доценты.

Авторы: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Алиса Черкасова