Октябрьның икенче декадасы температура буенча климат нормасына якын булыр дип фаразлана.
Октябрь башыннан Казанда 15 мм явым-төшем булды. Норма буенча 54 мм булырга тиеш. Бу хакта КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр итте.
“Явым-төшемнәр белән башланып киткән вакыт быелның корылык ситуациясен үзгәртергә мөмкин. Бу ел рекордлы: гыйнвардан алып 10 октябрьгә кадәр чорда барлыгы 230 мм гына явым-төшем булган. Бу чорда нормада 385 мм булырга тиеш. Мондый аз сандагы явым-төшем ким дигәндә соңгы 70 ел булмады”, – диде Тимур Әүхәдиев.
КФУ доценты әйтүенчә, октябрьнең беренче декадасы температурасы нормадан 2,5 градуска югарырак – 10 градус (норма буенча 7,5 градус). Икенче декадада климат нормасына якын температура булыр дип фаразлана (октябрьнең икенче декадасы нормасы – 5,6 градус).
«Көннән көн температура фонының үзгәрүе бу чор өчен нормаль күренеш, – ди метеоролог. – Циркуляцияне кышка үзгәртеп кору булды, циркуляция факторы урнашты, көнбатыш күчерелмәсе тулысынча торгызылды. Безнең территория һаваны әле төньяктан (антициклонның алгы өлеше яки циклонның тыл өлеше), , әле көньяктан (антициклон тылы яки циклонның алгы өлеше) баета торган циклон һәм антициклон юлында.
Узган сентябрь аномаль җылы булды. Т. Әүхәдиев әбиләр чуагы кайтачакмы дигән сорауга җавап бирде:
“Икенче әбиләр чуагы, әлбәттә, булмаячак. Астрономия факторы моңа мөмкинлек бирмәячәк. Яктылык көненең озынлыгы кимеде. Хәтта антициклональ болытсыз һава торышы булган очракта да кояш нурлары белән җылыну температура фонын плюс 15 градуска кадәр һәм аннан югарырак күтәрергә сәләтле түгел».
Авторы: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Арина Егорова