Ике көн эчендә, пәнҗешәмбе һәм җомга көнне, Россия Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, айлык явым-төшем нормасының өчтән бере явачак.
Казан университетының метеорология обсерваториясе мәгълүматларына караганда, Казанда көн ярым эчендә якынча алдагы ике атнада булган кадәр, 10 миллиметр чамасы явым-төшем яуган.
“Хәзер кар капламының биеклеге 46 сантиметр тәшкил итә. Бу сан февраль күрсәткечләренә тәңгәл. Карның күп явуы шәһәр транспорты, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә күп кенә мәшәкать тудыра, әмма шул ук вакытта авыл хуҗалыгы өчен бу яхшы. Туфракта дым запасы яхшы булачак, – дип сөйләде Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев.
Галим әйтүенчә, һава торышы хәзер циклоннар һәм атмосфера фронтлары йогынтысына бәйле.
«Иртәгә, 18 гыйнварда, һава торышы антициклон йогынтысында була. Атмосфера басымы артачак, һава температурасы түбәнәя, Россия Гидрометеоүзәге фаразы буенча, минус 11 градуска кадәр, кояш чыгачак. Әмма бу кыска вакытлы күренеш булачак. Җомга көнне, 19 гыйнварда, яңадан җылыта, минус бер градус һәм көчле кар явуы көтелә. Бу Төньяк Атлантикадан җылы һава массалары алып киләчәк чираттагы циклон белән бәйле. Шимбә, 20 гыйнварда, кар яву дәвам итәчәк, плюс 1 градус булыр дип көтелә. Шушы ике көндә айлык явым-төшем нормасының якынча өчтән бере яварга мөмкин. Ул гыйнвар өчен 49 миллиметр тәшкил итә», – диде Юрий Петрович.
Гыйнварда тәүлекнең уртача температурасы норма буенча 10 градус тирәсе булырга тиеш, ди галим. Хәзер ул шактый югары.
“Җылы, карлы һава торышы – безгә бер-бер артлы төньяк-көнбатыштан циклоннар килү нәтиҗәсе. Әмма киләсе атна башына барысы да үзгәрәчәк. Антициклон киләчәк”, – дип аңлатты метеоролог.
РФ Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, киләсе атнада кояшлы, салкын һава торышы һәм аз күләмдә явым-төшем көтелә.
Автор: Лариса Бусиль, фото: Арина Егорова