Гадәттән тыш җылыну нәрсә белән аңлатыла һәм ул кайчанга кадәр озак дәвам итәчәк? Экспертлар аңлатмасын тәкъдим итәбез.
Җылылык рекордын яңартып, яз үзе турында мартның беренче ункөнлегендә үк катгый рәвештә белдерде. Аның триумфаль йөрешенең дәвамын көтәргәме икәнен без метеорологлардан белдек.
“9 мартта Татарстанда термометр баганалары нульдән 2-7 градуска кадәр күтәрелде, Казанда абсолют максимум теркәлгән. Якын көннәрдә шулай ук яңа температура рекордлары булу ихтималы зур», – дип хәбәр итте Татарстан Гидрометеоүзәге башлыгы Феликс Гоголь.
ТР Гидрометеорология фәнни-тикшеренү үзәге фаразлавынча, бүген көндез 0…+4 градус булачак. Явым-төшем ихтималы аз.
“Чәршәмбе, 12 мартта республика җылы һава массасында калачак – төнлә температура -3 /+ 2 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндез 1 дән 6 градуска кадәр җылы көтелә. Атмосфера фронты якын булу сәбәпле урыны белән бераз явым-төшемнәр фаразлана: төнлә – юеш кар, көндез – яңгыр. Аерым районнарда секундына 15 метрга кадәр җил. Пәнҗешәмбе көнне, 13 мартта, атмосфера фронтын үткәндә урыны белән бераз яңгыр көтелә. Төнлә һаваның температурасы 0 дән плюс 3 градуска кадәр булачак, көндез һава 3-8 градуска кадәр җылыначак», – дигән мәгълүмат бирде Ф.Гоголь.
Ул ТР Гидрометеоүзәгенең алдан ясаган фаразына караганда, атна ахырында җылы һава торышы сакланачак, дип өстәде. Хәтта төнге сәгатьләрдә дә температура плюс 1-4 градустан түбән төшмәячәк, көндез 4тән 9 градуска кадәр җылы көтелә.
Казан федераль университеты Экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев, хәзерге вакытта һава торышы югары атмосфера басымы өлкәсе белән билгеләнә, дип билгеләп үтте.
“Бездә аз болытлы һава торышы саклана, һәм озын язгы көн шартларында һава температурасы интенсив кояш тәэсирендә рекордларга якын күрсәткечләргә кадәр күтәрелә”, – дип аңлатты ул.
Галим фикеренчә, соңгы унъеллыкта ешайган температура рекордлары хәзерге климат үзгәрешләре чорында язгы айлар температурасының үсеше белән аңлатыла. Ул 10 ел эчендә 0,7 градус тәшкил итә.
“Мартның беренче декадасы климат нормасыннан 5 градуска җылырак булды. Бу 10 көннең уртача температурасы минус 1,3 градус иде, ә нормада минус 6 градус булырга тиеш. Узган тәүлектә уртача тәүлек температура плюс 1,5 градус булды, бу күбрәк апрельнең беренче декадасына хас “, – дип аңлатты Т. Аухадеев.
Ахырда ул РФ Гидрометеоүзәгенең озак вакытлы фаразлары буенча март аеның климат нормасыннан 1 градуска югары булачагын әйтте. Әгәр бу фараз акланса, ул рәттән җылылык аномалиясе белән унынчы ай булачак.
Материалларны күчереп бастырганда прогностик мәгълүмат чыганагын – ТР Гидрометүзәге, шулай ук басмага актив гиперссылка куюыгызны сорыйбыз.
Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Денис Тишин