КФУ метеорологы: «Бүген бездә җәйнең 117 нче көне»

Югары уку йорты галимнәре Татарстанда тотрыклы эссе һава торышы нәрсә белән бәйле булуы турында сөйләделәр.

ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, бүгенгә температура фоны 5-7 градуска югары булган явым-төшемсез җылы һава торышы күзәтелә. Ләкин якын көннәрдә һава торышы үзгәрәчәк.

Россия территориясе буенча һава температурасы һәм айлык атмосфера явым-төшемнәре суммасының рәсми фаразы Гидрометеоүзәк тарафыннан төзелә. Әлеге мәгълүмат нигезендә РФ субъектлары Гидрометеоүзәк хезмәтләре тарафыннан үз территорияләре өчен шундый фараз төзелә.

Татарстан Республикасы Гидрометеоүзәге башлыгы Феликс Гоголь билгеләп үткәнчә, бүгенгә сентябрьнең уртача тәүлек температурасы климат нормасыннан 5-7 градуска югары. Ләкин якын көннәрдә һава торышы үзгәрәчәк. Атнаның икенче яртысында атмосфера фронтлары узганда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булыр дип фаразлана. Һава температурасы көндез дә, төнлә дә акрынлап төшә барачак. Алдагы төндә республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарында туфракта 0 градуска кадәр туңдырырга мөмкин.

18 сентябрьгә алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез булачак. Төнлә 6-11, көнчыгыш һәм көньяк районнарда 1-6 градус җылы булачак. Көндез максималь температура +20-25 градусны тәшкил итәчәк.

Ә алдагы пәнҗешәмбе һәм җомга көнне Татарстанда яшенле кыска вакытлы яңгырлар көтелә. 20 сентябрьдә көндез 16-21 градус җылы булачак.

КФУның Медиакоммуникацияләр үзәгенә Экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев хәбәр иткәнчә, күпьеллык мәгълүматларга караганда, беренче көзге айның уртача тәүлек температурасы, 12-13 градус тәшкил итәргә, явым-төшем 50 мм га кадәр булырга тиеш.

«Сентябрь быел әбиләр чуагының булмавы белән дә аерылып тора. Мондый җылы һәм җәйге һава торышы Россиянең бөтен Европа өлешендә хакимлек итүче зур блоклаучы антициклон белән бәйле. Моннан тыш, антициклон безгә көньяк-көнчыгыштан, ягъни Урта Азиядән җил китерә, анда безгә караганда һәрвакыт җылырак. Шуның аркасында бездә июньгә хас җәйге температура саклана», – дип сөйләде метеоролог.

Кафедра доценты Тимур Әүхәдиев бүген җәйнең 117 нче көне, дип өстәде. Аның әйтүенчә, уртача тәүлек температура 15 градустан артып киткән чорны метеорологлар җәй дип саныйлар. Елына уртача шундый 92 көн.

“Бу айның беренче ике атнасында температура 18,5 градуска җитте. Бу шактый сирәк күренеш. Соңгы тапкыр мондый хәл 15 ел элек күзәтелгән. Метеокүзәтүләр тарихында көзнең шулай җылы килүе белән бәйле нибары дүрт очрак булган”, – дип сөйләде Тимур Әүхәдиев.

Материалларны күчереп бастырганда – прогностик мәгълүмат чыганагын – ТР Гидрометеоүзәге күрсәтүегезне, һәм язмага актив гиперссылка куюыгызны үтенәбез.

Авторы: Анна Зинченко, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Алиса Черкасова