Проект «Архитекторлар.рф» федераль лидерлык программасында катнашучылар командасы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Алабуганың баш архитекторы, Казан федераль университетының Дизайн һәм мохит сәнгате институты магистранты Илнара Гыйләҗева “Архитекторлар.рф” һөнәри үсеш федераль лидерлык программасында иң яхшы катнашучы 100 кеше арасына керде. Составында КФУда укучы студент булган команда Минераль Суларда совет шифаханәсен торгызу буенча эшли.
Илнара Гыйләҗева КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә сөйләгәнчә, программа турында ул элек проектта катнашкан хезмәттәшләреннән белгән.
«Катнашуга сайлап алу ике этапта узды: үзең турында кыскача презентация ясарга һәм видео-интервью узарга кирәк иде, анда шәһәр төзелеше һәм архитектура буенча 10 сорау бар иде, – диде И.Гыйләҗева. – Мәскәүдә узган беренче модуль кысаларында безне укыту лекцияләре, семинарлары, команда уеннары һәм презентацияләр көтә иде. Моннан тыш, төрле юнәлешләр буенча Сколково, Летоводагы мәктәп, торак комплекслар, парклар буенча экскурсияләр булды. Бер атнада алган тәэсирләр бик күп, һәм барысы да уңай. Күзләре янып торган һәм үзләре шәһәрләрне үзгәрткән кешеләр компаниясендә уку минем өчен бик кыйммәтле”.
КФУ магистранты сүзләренә караганда, беренче белем бирү модуле барышында 100 катнашучы 5-6 кеше командасына бүленгән, алар бөтен укыту барышында конкрет проект эшләгән.
“Безнең командага Кавказ Минераль Суларында совет шифаханәләрен торгызу проекты эләкте. Пятигорскның баш архитекторы кушуы буенча конкрет санаторийны яңарту мәсьәләсен чишәргә һәм курорт-сәламәтләндерү учреждениеләре системасында үзгәрешләрнең гомуми стратегиясен уйларга кирәк иде”, – дип сөйләде әңгәмәдәш.
Проектларны яклау нәтиҗәләре буенча, ноябрьдә программада катнашучылар әзер кейслар, иң уңышлы проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге алачак, шулай ук дипломнар белән бүләкләнәчәк.
“Программада катнашуымның максаты – шәһәрләрне, безне чолгап алган мохитне төзекләндерү өчен яңа алымнар һәм чишелешләр табу, фикердәшләр очрату һәм кызыклы бурычларны хәл итү өчен команда булдыру”, – дип йомгаклады И.Гыйлаҗева.
«Архитекторлар.рф» программасы Россия Хөкүмәте һәм Россия Төзелеш министрлыгы ярдәмендә 2018 елдан гамәлгә ашырыла. Быел ул бишенче тапкыр уза. Аны шәһәр һәм территорияләрне үстерү өлкәсендә белгечләргә белем дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеге бирү өчен эшләтеп җибәрделәр.
«Программаның иң мөһим бурычы – югары дәрәҗәдәге шәһәр идарәчеләрен әзерләү, иң яхшы тәҗрибәләрне исәпкә алып, шәһәрләр һәм авыл территорияләрен үстерүнең актуаль проектларын тормышка ашыру. Бу җәһәттән проект үз нәтиҗәлелеген раслады – безнең чыгарылыш укучылары профильле төбәк ведомстволарында төп постларны били, аларның идеяләре хуплау таба. Сыйфатлы шәһәр мохите формалаштыру гади кешеләрнең тормышын яхшыртып кына калмый, безнең шәһәрләрнең туристлык потенциалын үстерүгә, регионнарда кече бизнесны үстерүгә дә этәргеч бирә”, – диде ДОМ.РФ генераль директоры Виталий Мутко.
Проектта 45 яшькә кадәрге, тәмамланган югары белемле һәм шәһәр үсеше өлкәсендәге эш тәҗрибәсе булган белгечләр катнаша ала. Кандидатның архитектор, проектлаучы, шәһәр төзүче яки дәүләт хезмәткәре – профиль белгечлеге буенча дипломы булырга тиеш.
“Архитекторлар.рф” Офлайн-программасы апрельдә старт алды һәм ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сайлап алуны узганнарны дүрт белем бирү модуле көтә: икесе – Мәскәүдә, берсе – Россиянең башка шәһәрләрендә һәм тагын берсе – чит илләрдә. Программада – лекцияләр, дискуссияләр һәм воркшоплар, шулай ук ил һәм чит ил буйлап экспедицияләр. Төркем проектларына аерым игътибар бирелә: финалистларны командада эшләргә, бурычларны үтәргә, компромисслар табарга, конфликтларны чишәргә һәм конструктив тәнкыйть кабул итәргә өйрәтәләр.
Автор: Кристина Иванова, фото Ильнара Гыйләҗеваның шәхси архивыннан