Якларның үзара хезмәттәшлеге мәгариф, мәдәни һәм иҗат эшчәнлеге өлкәсендә гамәлгә ашырылачак.
Документка КФУ ректоры Ленар Сафин һәм АСПИР рәисе, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Шаргунов кул куйды.
Яклар мәгариф, мәдәни һәм иҗади эшчәнлек өлкәсендә үзара файдалы партнерлык турында килештеләр. Уртак чаралар үткәрү, шулай ук проектларга укытучыларны һәм студентларны, шул исәптән “Нәшрият эше. Мәгълүмат мохите дизайны” бакалавр һәм “Әдәби осталык” магистерлык программасын җәлеп итү планлаштырыла.
Килешүне имзалау Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе, Россия Федерациясе Президенты каршындагы рус теле советы рәисе Владимир Толстой һәм МДУ проректоры, талантлы яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы, рус теле тарихы өлкәсендә белгеч Татьяна Кортава катнашында узды.
Исегезгә төшерәбез, КФУда «Россия тәңгәллеген һәм халыкара интеграцияне формалаштыру чарасы буларак рус теле һәм әдәбияты » Халыкара форумы уза. Чара кысаларында АСПИР Идел буе федераль округы язучылары өчен төбәкара иҗади остаханә үткәрә. Идел буе федераль округының барлык өлкәләреннән кырыклап яшь язучы Татарстан башкаласына иң яхшы Россия прозаиклары, шагыйрьләре, тәнкыйтьчеләре һәм публицистлары, шулай ук балалар әдәбияты авторларының әдәби осталыгы буенча интенсив курс узу өчен килде.
Семинар дәресләреннән тыш, секцияләр эшли, аларда нәшриятларны китапларны популярлаштыру стратегияләре белән таныштыралар, ә подкастерлар һәм блогерлар әдәби подкастлар һәм китап Telegram-каналын алып бару турында сөйлиләр.
АСПИРның үзенчәлеге – Казан федераль университеты белән тыгыз хезмәттәшлектә. Узган ел ук КФУ “Литературное мастерство” белгечлеге буенча магистратура ачу турында карар кабул итте (моңа кадәр Россиядә бары тик шундый ике магистратура эшләде – Икътисад югары мәктәбендә һәм СПбДУда). Бу карарны РФ президенты киңәшчесе, АСПИР Иҗади советы башлыгы Владимир Толстой хуплады. магистратурага беренче җыю быел ук булачак.
Авторы: КФУ ректоры матбугат хезмәте, фото: Ксения Богданова