Җиңүчеләр 100 мең сум күләмендә бүләк отачак.
Казан федераль университеты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Россия Федерациясенең һәм чит илләрнең гомуми белем бирү мәгариф оешмасының 9-11 сыйныф укучыларын химия һәм химия технологияләре буенча «Менделеев варислары» олимпиадасында катнашырга чакыра.
Җиңүчеләр – 100 мең, призерлар – 30 мең күләмендә бүләккә ия булачак. Шундый ук премияләр җиңүчеләрнең һәм призерларның остазлары өчен дә каралган.
Олимпиада 2 этапта узачак:
1 этап – сайлап алу этабы, читтән торып уку технологияләрен кулланып, 8 гыйнвардан 14 гыйнварга кадәр уза.
2 этап – йомгаклау этабы, 29 февральдән 3 мартка кадәр Менделеевск шәһәрендә узачак (катнашучыларның яшәве һәм туклануы кабул итүче як хисабына).
“Менделеев варислары” олимпиадасында катнашучыларга 1 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр “КФУ студенты булачакмын!” («Буду студентом КФУ!») сайтында шәхси кабинетта теркәлергә кирәк.
Шәхси кабинетта “Үзем турында” (“Обо мне”) вкладкасын тутырырга кирәк. Мәгълүматларны тутыру Caps Lock клавишларына басканда туктатыла. “Үзем турында” (“Обо мне”) вкладкасын тутырганнан соң гына шәхси кабинетта “Менделеев варислары” олимпиадасында катнашу мөмкинлеге бирелә.
Теләсә кайсы теркәлгән катнашучы бер генә тапкыр катнаша ала. Әгәр дә катнашучы сайлап алу этабында берничә тапкыр катнашса, рейтинг таблицасында вакыт буенча беренче тест нәтиҗәсе саналачак. Әгәр дә катнашучы тест тәмамланганнан соң “Тестны тәмамлау” төймәсенә басмаса, аның нәтиҗәсе 0 балл булып саналачак.
Олимпиадада катнашучылар үзләре укыган сыйныфка караганда өлкәнрәк сыйныфлар өчен эшләнгән олимпиада биремнәрен үтәргә хокуклы.
Сайлап алу этапларының озынлыгы – 3 сәгать.
Барлык катнашучыларга да сайлап алу этабында катнашу турында сертификатлар җибәреләчәк. Сайлап алу этапларында җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм йомгаклау этабына чакырулар алачак. Сертификатлар, дипломнар һәм чакырулар шәхси кабинетта урнаштырылачак.
Күбрәк мәгълүмат әлеге сылтама буенча.
Оештыру комитеты контактлары: электрон почта – ammony.olimpiada@mail.ru, телефон: 233-72-12.
Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Алиса Черкасова