КФУ һәм “Газпромбанк” АҖ хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар

Яклар арасындагы стратегик партнерлык илнең технологик лидерлыгына ирешүгә юнәлдереләчәк.

26 августта 2025 елгы Татарстан нефть-газ химиясе форумында Казан федераль университеты һәм «Газпромбанк» АҖ стратегик хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Документка КФУ ректоры Ленар Сафин һәм «Газпромбанк»ның Казан филиалы вице-президенты – идарәчесе Антон Фомин имзалады. Кул кую тантанасында шулай ук «Газпромбанк» АҖ идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Зауэрс катнашты. Әлеге килешүнең өченче ягы «Технологик лидерлык үзәге» ҖЧҖ (ЦТЛ) булды.

Әлеге партнерлык Казан университетының фәнни-мәгариф потенциалын, инвестиция инфраструктурасын һәм “Газпромбанк”ның югары технологияле тармакларын үстерү тәҗрибәсен берләштерергә, шулай ук лаборатор эшләнмәләр һәм аны сәнәгый кулланышка кертү арасында кирәкле элемтә булдыру өчен ЦТЛ экспертиза ясарга мөмкинлек бирәчәк. Яклар фикеренчә, болар барысы да Россиянең технологик лидерлыгына ирешүгә ярдәм итәчәк.

Дмитрий Зауэрс әйтүенчә, илебез университетларында кешеләр техник яктан белемле, технология һәм фәннең тормыш сыйфатын ничек яхшырта алуын күзаллыйлар.

Исегезгә төшерәбез, кичә вуз һәм банк җитәкчелеге эшлекле очрашу уздырды, анда «Приоритет-2030» стратегик академик лидерлык программасы кысаларында 2025 елга КФУның перспектив проектлары турында фикер алыштылар.

Программаның стратегик партнеры ролендә “Газпромбанк” һәм ЦТЛ иртә стадияләрдә әлеге фәнни проектларны  үстерүгә ярдәм күрсәтәчәк һәм югары технологияле секторны үстерү өчен инвестицияләр җәлеп итәчәк.

Автор: КФУ ректоры матбугат хезмәте, фото: Ксения Богданова