КФУ лицейларын тәмамлаучыларның БДИ күрсәткечләре бик яхшы

Укучылар информатика, физика, география буенча максималь балл алдылар.

Бердәм дәүләт имтиханында йөз балл җыючылар санын Казан федераль университетының IT-лицей һәм Н.И. Лобачевский исемендәге лицеен тәмамлаучылар тулыландырды. Чираттагы нәтиҗәләр билгеле булды. Җиде кеше йөз балл статусын алды.

Информатика буенча БДИда берьюлы биш укучы 100 баллга ия. Өчесе –  Олег Горобец, Ирек Кәримов һәм Рания Шәйхина Н.И. Лобачевский исемендәге лицейны тәмамлаган. IT-лицейда белем алаган Александр Сергеев һәм Марсель Мәхмүтов та 100әр балл җыйды.

Олег бу предметны күптән сайлаган – егет үзенең киләчәген гамәли математика һәм информатика өлкәсендә күрә.

“Күп әзерләндем, һәм имтихан тулаем алганда яхшы узды. Аудиториядән җиңеллек хисе белән чыктым, чөнки бу минем соңгы имтихан иде. Нәтиҗәне күргәч, мин бик шат идем. Минем беркайда да ялгышмавым бик яхшы! – дип шәрехләде йөз баллы укучы. – Минем нәтиҗәләремдә иң мөһим рольне Н.Лобачевский исемендәге лицейда укуым уйнады дип саныйм. Лицеема бик рәхмәтлемен. Якыннарымның психологик ярдәме дә мөһим, һәрвакыт гаилә миңа ярдәмгә килә”.

БДИга әзерләнгәндә, Рания Шәйхина мөһим күнекмәне – база программалаштыруны үзләштергән. Мәктәптә укытучы белән эшләүдән тыш, кыз имтихан структурасына һәм аның барлык биремнәренә күнегү өчен махсус онлайн-ресурсларда мөстәкыйль рәвештә тырышып шөгыльләнгән. Хәзер планнарда-ял һәм университетка укырга керү.

“Яхшы вариант эләгүенә шатландым, минем барлык мәсьәләләрне хәл итү һәм үз җавапларымны яңадан тикшереп чыгу өчен җитәрлек вакытым булды. Мин аудиториядән чыккач, башкарылган эштән канәгатьлек тойдым һәм югары баллга өметләндем. Нәтиҗәне белгәч, башта үз күзләремә ышанмадым: 100 балл күрү-бик күңелле!”- дип сөйләде Рания КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә.

IT-лицейны тәмамлаган А.Сергеев балачактан ук компьютерлар белән мавыга. Аның әйтүенчә, имтихан үзе бик яхшы узган, бераз дулкынлану комачауламаган.

“Мин чын күңелдән бу нәтиҗәгә өметләндем, ләкин, дөресен генә әйткәндә, 96-98 баллга күбрәк ышандым. Мондый яңалыктан соң йоклап китү авыр булды, – диде Александр. – Чыгарылыш сыйныф укучыларына ашыкмаска, ә атна дәвамында биремнәрне тотрыклы рәвештә хәл итәргә киңәш итте. Моннан ләззәт табарга кирәк. Киләчәккә планнарым – югары уку йортына керү, ә аннары мин уңышка -эре IT-компаниядә эшләргә яки үземнекен нигезләргә өметләнәм».

Ирек Кәримов та мәгълүмати технологияләр һәм бизнес өлкәсендә үсәргә тели. Бердәм дәүләт имтиханын тапшырасы кешеләргә бу мөһим көндә абсолют тыныч, үз көчләренә ышанычлары булсын өчен мәктәп укучыларына ул сынау тестларына ешрак йөрергә киңәш итте.

“Игътибарсызлык аркасында җиңел генә хата җибәрергә мөмкин икәнен аңлый идем, шуңа күрә аудиториядән чыккач, җиңеллек сизсәм дә, нәтиҗә өчен бераз борчылуымны дәвам иттем. Ә баллар килгәч, бик шатландым һәм бөтен көчемнең аклануын аңлап, тәмам җиңел сулап куйдым”, – ди И.Кәримов.

IT-лицейны тәмамлаган Марсель Мәхмүтов югары уку йортына керү сынавыннан башка керә алачак.

«Мин олимпиада программалаштыру белән шөгыльләндем, бу миңа информатика өлкәсендә тирәнтен белем бирде, БДИдагы биремнәр минем өчен авыр булмады, – дип уртаклашты йөз балл җыйган Марсель. – Иң авыры – барлык мәсьәләләрне бер генә хата да җибәрмичә хәл итү, шуңа күрә шартларны берничә тапкыр укып һәм үзеңне яңадан тикшереп, бөтен эшне игътибар белән башкару бик мөһим. Әйтик, үз мәсьәләләрне тикшергәндә мин бер хата таптым һәм аны төзәттем».

IT-лицейда укучылар башка дисциплиналарда да аерылып торалар. География буенча БДИда иң югары баллны Гадел Чекалин җыйган, физикадан 100 балл – Самат Абдуллинда. Егет инженерлык белгечлеген үзләштерергә тели, шуңа күрә кайсы предметны сайлау мәсьәләсе тормаган.

“Мөстәкыйль дә, лицейда да әзерләндем, моның өчен анда бик яхшы шартлар тудырылган. Имтихан гади генә, дулкынланмыйча үтте. Аудиториядән дәртләнеп чыкты: мин максимумга эшләдем, ә минем өчен бу соңгы имтихан булды. Нәтиҗәне күргәч, әлбәттә, шатландым. Беренче уй: “Шәп! Нәкъ шулай көткән идем!””,- дип искә ала балларны халыкка җиткерү көнен мәктәпне тәмамлаучы.

Г.Чекалин фикеренчә, БДИны уңышлы тапшыру өчен ике шартны үтәргә кирәк – яхшы әзерләнергә һәм дөрес дулкынга көйләнергә кирәк.

“Икенче факторның әһәмияте турында күпләр еш кына оныта. Миңа исә дусларым, әти-әниләрем, танышларымның ярдәме бик нык булышты. Яшьтәшләрем – бу имтиханны тапшыручылар һәм минем хәлемне җиңел аңлаучылар белән хис-кичерешләремне уртаклашу аеруча җиңел булды, – диде егет. – Минем тормышымда талисманнар-туганнарым. Уңыш бары тик синең кәефеңнән генә тора дип саныйм. Шуңа күрә, әгәр синең тормышыңда якыннарың ярдәме булса, димәк, рух та ныгыр, димәк, уңыш та синең белән бергә булыр”.

КФУ лицейларының йөз баллы укучылары үз уңыш серләре белән уртаклаштылар. О.Горобец 4 кагыйдәне атады:

“Беренчедән, катлаулы биремнәргә артык вакыт әрәм итмәгез. Икенчедән, дөрес ял итәргә өйрәнегез. Өченчедән, мәсьәләнең шартын дөрес аңлагыз һәм кодны укый белегез. Шаблоннардан баш тартыгыз, тәнкыйди уйлагыз”.

Самат төп киңәш имтихан алдыннан түгел, аннан соң борчылырга кирәк дигәненә ышана. Ә Марсель Мәхмүтов олимпиадаларда катнашырга өндәде, чөнки исемлектәге ярышларда призлы урыннар югары уку йортына укырга кергәндә хәтта имтиханнарсыз да керү өстенлеге бирергә мөмкин.

Элегрәк без Казан университеты лицей укучылары химия, математика һәм рус теле буенча БДИда йөз балл җыйды дип язган идек. Май аенда мәктәпләрдә Соңгы кыңгыраулар яңгырады, алда-чыгарылыш кичәләре. КФУ эксперты бәйрәм кичәсенә кием сайлау турында сөйләде.

Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басыйрова