Сигез лицеист ил вузларына кергәндә ташламалар алачак.
Казан федераль университеты лицейларының сигез укучысы экология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче һәм призер булды.
Җиңүче дипломы белән КФУ Н.И. Лобачевский исемендәге лицееның өч вәкиле: Ксения Лисовская (10 нчы сыйныф), Екатерина Бородачева (11 нче сыйныф) һәм Алина Абдулова (9 нчы сыйныф) бүләкләнде. Биш лицеист җиңүче булды, шуларның икесе: Азат Кәримов (10 сыйныф) һәм Камилла Сөләйманова (11 сыйныф) – КФУның IT-лицеенда укыйлар, ә өчесе – Н.И. Лобачевский исемендәге Лицейда: Алексей Башлай (10 сыйныф), Булат Һидиатуллин (10 сыйныф) һәм Тимур Усманов (11 сыйныф).
“Быел олимпиаданың йомгаклау этабы Казанда узды, анда 300ләп укучы катнашты. Татарстан командасында 35 кеше иде, аның составында КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицее һәм IT-лицей укучылары бар иде», – дип хәбәр итте Н.И. Лобачевский исемендәге Лицейның биология укытучысы Наталья Сафиуллина.
Аның әйтүенчә, олимпиада мәсьәләләре елдан-ел кызыклырак була бара, аларга җавап бирү өчен киң даирә һәм системалы фикерләү кирәк.
“Экология – комплекслы фән, ул укучының биология, география, химия генә түгел, сәяси ситуацияне, социологияне, икътисадны, экологик хокукны яхшы белүен таләп итә”, – дип аңлатты педагог.
Наталья Ивановна ассызыклаганча, мәктәп программасында экология буенча дәресләр юк һәм ул Н.И. Лобачевский исемендәге Лицейда олимпиадага ничек әзерләнүләре турында сөйләде.
«Дәресләр түгәрәкләр кысаларында һәм кыр практикалары вакытында уза. Безгә КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты бик ярдәм итә. Эш шунда ки, экология буенча олимпиада ике турны үз эченә ала: теоретик һәм проект этабы, анда фәнни нигезләнгән проектны тәкъдим итәргә кирәк. Балаларга проект эшчәнлеге белән шөгыльләнергә КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институты галимнәре ярдәм итә, моның өчен без аларга бик рәхмәтле. Лицестлар Казан университеты базасында тикшеренүләрен бик теләп үткәрәләр. Җәй көне студентлар белән практика вакытында материал җыялар, аннары аны лабораторияләрдә эшкәртәләр. Тикшеренү проектын язу да шактый күп вакыт алып тора. Бу проектны экология буенча олимпиаданың практик турында балалар тәкъдим итә», – дип сөйләде ул.
Унберенче сыйныф укучысы Екатерина Бородачева олимпиадада 9 сыйныфтан башлап катнаша.
“Наталия Ивановна бөтен уку елы дәвамында безне, вакытын һәм көчен кызганмыйча, олимпиадага әзерләде, – ди укучы. – Быел минем төп бурычым элек алган белемнәрне системага салу һәм органик дөньяның эволюциясен җентекләп өйрәнү иде. Олимпиадага теоретик әзерлек нигездә үткән еллар биремнәрен үтәүдән һәм икътисад, химия, биология, география буенча күп санлы китаплар укудан торды. Моннан тыш, олимпиадада уңышлы чыгыш ясау өчен, дөньяда барган вакыйгалар турында даими хәбәрдар булырга һәм үз фикереңне язма рәвештә дөрес җиткерә белергә кирәк иде. Мин озак һәм тырышып төрле ысуллар белән – экологик сорауларга җавап табудан алып, ирекле темага иншаларга кадәр практикаүттем”.
Екатерина олимпиаданың йомгаклау этабында тәкъдим иткән проектны КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары, гомуми экология кафедрасы доценты Мария Кожевникова җитәкчелегендә әзерләгән.
“Без “Карбон-Идел буе” полигоны территориясендә эшләдек, анда агач дебрисында углерод эчтәлеген өйрәндек. Мондый эшләнмәләр киләчәктә парник газлары эмиссиясе һәм аларның секвестрациясе балансын билгеләргә ярдәм итәчәк, бу углерод нейтральлегенә ирешү өчен бик мөһим. Мин КФУ лабораторияләрендә эшләү һәм Мария Владимировна кебек үз эшенең чын профессионаллары белән хезмәттәшлек итү мөмкинлегенә ия булуыма шат”, – дип уртаклашты Екатерина.
Ксения Лисовская олимпиадада “Тергезү сукцессиясе барышында болын экосистемасы үсемлекләренең функциональ билгеләрен үзгәртүе” фәнни эшен тәкъдим итте, ул аны КФУның Гомуми экология кафедрасы доценты Галия Шәйхетдинова җитәкчелегендә әзерләгән.
“Олимпиадага әзерлекне без сентябрьдә үк башладык, – дип сөйли унынчы сыйныф укучысы. – Безнең лицейда экология буенча бик яхшы түгәрәк эшли, аны Наталья Ивановна Сафиуллина алып бара. Түгәрәк утырышларында без гадәттә бергә катлаулы темаларны тикшерәбез, дискуссияләр алып барабыз. Кайвакыт безнең янга лицейны тәмамлаучылар килә һәм безнең белән шөгыльләнә. Мөстәкыйль рәвештә без өйдә мәкаләләр һәм дәреслекләр укыйбыз. Минем уйлавымча, күп нәрсә үз вакытың белән идарә итү дисциплинасына һәм осталыгына бәйле. Өйрәнгән нәрсәгә карата кызыксынуны югалтмас өчен, артык тырышып ташламау мөһим. Ул вакытта олимпиадага әзерлек процессы үзе дә кызыклы һәм күңелле булачак, һәм нәтиҗә дә бик яхшы булачак!”
Экология буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар югары уку йортларына профильле әзерлек программаларына кергәндә ташламалар алачак.
Автор: Лариса Бусиль