Чара информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабына альтернатива булып тора, катнашучылар дәрәҗәсе буенча да, мәсьәләләрнең катлаулылыгы буенча да бер дә аерылмый.
Программалаштыру буенча XVII Ачык олимпиадага йомгак ясалды. Н.И. Лобачевский исемендәге 11 нче сыйныф укучысы Валерий Родионов беренче урынны яулады. Аның нәтиҗәсе – 736 балл. Ул беренче дәрәҗә дипломга ия булды.
Интеллектуаль ярышны оештыручылар: Мәскәү шәһәре Мәгариф департаменты һәм «1C» компаниясе ярдәмендә Педагогик осталык үзәге, Мәскәү физик-техник институты, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты.
Олимпиада ике этапта узды. Беренче этап – читтән торып, йомгаклау этабы – турыдан-туры катнашып. Олимпиада 2022/2023 уку елына мәктәп укучылары олимпиадалары исемлегенә керә.
Чара 2002 елдан бирле уздырыла. Программалаштыру буенча ачык олимпиада бүген фактта Информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабына альтернатива булып тора, катнашучылар дәрәҗәсе дә, мәсьәләләрнең катлаулылыгы да аерылмый.
“Олимпиадада дүрт гади һәм ике катлаулы мәсьәлә булды. Биремнәр миңа ошады, гадәттә бу олимпиадада иң яхшы мәсьәләләр була. Уңышка ирешкән катнашучыларның баллары шактый якын, шуңа күрә миңа бәхет елмай һәм мин беренче урынны алдым дип уйлыйм”, – дип шәрехләде КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә Валерий Родионов.
Алга таба Валерийга үз белемнәрен елның төп олимпиадасында – мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында тикшерергә кирәк була.
Лицейның 10 нчы сыйныф укучысы Ренат Кәримов дүртенче урынны алды. Баллар саны буенча (656) ул шулай ук беренче дәрәҗә дипломга ия. КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенең Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек күзлегеннән караганда мондый чараларда катнашуның файдасы турында соравына җавап биреп, ул олимпиаданы тренажер буларак бәяләмәвен әйтте.
“Имтихан һәм олимпиада форматы нык аерыла. Бердәнбер охшашлык шунда ки, БДИда да муниципаль этап “олимпиаданыкы” дип саналган бер бирем бар. Беренче тур барышында минем мәсьәләләр язу белән җитди проблемалар булды. Беренче дүрт сәгатьтә мин 100 балл җыйдым. Икенче турда андый проблемалар булмады, шуңа күрә мин аны яхшырак яздым “, – дип уртаклашты тәэсирләре белән лицеист.
Валерий һәм Ренат төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда беренче тапкыр гына катнашмый. Аларның тренерлары – Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Сергей Михайлин.
Авторы: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Максим Зарецкий