IT-лицейны тәмамлаган Аделина Алимова ике тапкыр йөз баллы булды.
Бердәм дәүләт имтиханы бер үк вакытта мәктәптә чыгарылыш имтиханы һәм вузларга керү имтиханы да булып тора. Бу үзенчә «ике куян артыннан куу»да мәктәп елларында тупланган белемнәрне күрсәтү генә түгел, дулкынлануны да җиңәргә кирәк.
Җәмгыять белеме һәм информатика буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. Казан федераль университеты лицейларының чыгарылыш сыйныф укучылары арасында иң югары балл җыючылар да бар.
IT-лицейны тәмамлаган Аделина Алимова ике фән: математика һәм информатикадан Бердәм дәүләт имтиханы буенча иң югары балл алды.
БДИ тапшыруның уңышлы булуы турында Аделина кыскача гына болай диде:
«Мин үз нәтиҗәләремнән канәгать, алар көтелгәнчә. Системалы әзерлек һәм төп белемнәр нәтиҗәсендә югары балларга ирешелде”.
Әлеге лицейны тәмамлаган тагын ике укучы Роман Гуров һәм Артур Лукьянов информатика фәненнән югары балл алды.
Роман, үзе әйтүенчә, баллар турындагы яңалыкларга гаҗәпләнмәсә дә, бик шатланган. Максатка ирешү өчен программалаштыруны яратырга һәм моның белән даими нигездә шөгыльләнергә кирәк, дип саный ул.
Артур Лукьянов информатика буенча БДИ биремнәрен әлеге фән нигезләрен аңлаган һәркем үти ала, дип саный.
Н.И.Лобачевский исемендәге Лицейны тәмамлаган Айсылу Нәҗметдинова Җәмгыять белеме буенча бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшырды. КФУның медиакоммуникацияләр үзәге моның сере белән дә кызыксынды. Айсылу бернинди дә сере юк ди.
“Бары тик күп эшләргә, укырга, беркайчан да өйгә бирелгән эшләрне калдырмаска, барысын да алдан эшләргә һәм тыныч калырга кирәк”, – дип үз фикерләре белән уртаклашты ул.
Казан федераль университеты лицеистлары Татарстанның йөз баллчылар саны буенча рейтингта лидерлык позицияләрен биләп, Бердәм дәүләт имтиханы барышында ел саен югары белем күрсәтәләр.
Исегезгә төшерәбез, Казан федераль университетының беренче курс укучылары – бөтенроссия олимпиадалары призерлары һәм җиңүчеләре, БДИ предметлары буенча 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары “Стобалльник” 100 һәм 80 мең сум күләмендә бер тапкыр стипендия алачак.
Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов