КФУ лицеистлары пунктуация буенча практикум эшләде

Мондый алым БДИга нәтиҗәлерәк әзерләнергә мөмкинлек бирәчәк, дип ышаналар IT-лицейда.

Махсуслаштырылган укыту-фәнни үзәгендә – Казан федераль университетының «IT-лицей» гомуми белем бирү интернат-мәктәбендә пунктуация буенча практикум үткәрделәр. Проектның авторлары – лицей укучылары һәм педагоглары үзләре.

Бердәм дәүләт имтиханындагы тест өлешендәге утыз биремнең алтысы – тыныш билгеләрен кую кагыйдәләренә багышланган. Пунктуацион хаталар аркасында укучылар 27 нче биремдә – иншада балларны ешрак югалта. Шуңа күрә лицейда пунктуация кагыйдәләренә, дөресрәге, өч билге: ике нокта, тире һәм өтер куюга юагышланган практикум үткәрергә булганнар.

КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә IT-лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Люция Мәхмүтова хәбәр иткәнчә, үзеннән тыш җыентыкның авторлары буларак, лицейның 11 нче сыйныф укучылары да (барлыгы 12 кеше) булган.

«Укучылар белән берлектә БДИ биремнәре җыентыгын чыгардык. Анда пунктуация буенча биремнәр җыелган. Максат шундый иде – укучыларны Бердәм дәүләт имтиханы материаллары белән таныштыру. Укучылар үзләре баррикаданың икенче ягына басып, төзүчеләр ролендә чыгыш ясаганда, материаллар, кодификация белән алдан танышып, биремнәр уйлап чыгарганда материал яхшырак үзләштерелә. Һәр укучы өчәр текст язган. Алар илебезнең истәлекле урыннарына (туган төбәкнең истәлекле урыннарына) багышланган, – дип сөйләде ул.

Һәр укучы үз төбәгенең шундый урыннары турында язган (КФУ IT-лицеенда Россиянең төрле субъектларыннан укучылар белем ала). Шуңа бәйле рәвештә,  лингвокультурологик яктан да практика булган.

Пунктуация буенча практика гади генә түгел. Пособие тышчасы нейрочелтәр тарафыннан эшләнгән. Моннан тыш, анда “җанланучы битләр” бар.

“Биремнәрне үти алмаучылар QR-кодтан файдаланырга мөмкин, кулланучылар аннан җентекле тикшерү таба алачак. Кечкенә күләмгә карамастан (җыентыкта 50 бит), балалар узган елның октябреннән алып китап өстендә эшләделәр», – диде Л.Мәхмүтова.

Практикумның беренче партиясе 100 нөсхә тираж белән чыкты. Хәзерге вакытта ул лицей китапханәсендә саклана.

Сүз уңаеннан, «ЕГЭ: в работе» Telegram-каналында пунктуация буенча биремнәр табарга мөмкин. Канал авторлары – лицеистлар.

Авторы: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Л. Мәхмүтова