Н.И. Лобачевский исемендәге Лицей укучылары биш медаль яуладылар.
Болгариядә программалаштыру буенча XIV Халыкара турнир тәмамланды. Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучылары биш медаль яуладылар.
Турнирда 20 илдән яшь программистлар катнашты. Россия җыелмасын Татарстан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург лицей-мәктәп укучылары тәкъдим итте.
Укучылар дистанцион рәвештәПрограммалаштыру өлкәсендәге белемнәренең югары дәрәҗәсен күрсәтте. Турнир ике этапта узды, аларның һәрберсендә өчәр мәсьәләне хәл итәргә кирәк иде.
Укучыларга югары нәтиҗәләргә ирешергә һәм Россия командасына җиңү китерергә Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның информатика укытучысы Сергей Михайлин ярдәм итте.
Турнир йомгаклары буенча 11 сыйныф укучысы Валерий Родионов алтын медаль белән бүләкләнде. Көмешне сигезенче сыйныф укучысы Сергей Дьяков һәм унынчы сыйныф укучысы Ренат Кәримов яулады.
Ике укучы – 10 сыйныф укучысы Руслан Вилданов һәм 8 сыйныф укучысы Кирилл Тимофеев бронза белән бүләкләнде.
“Мин бу турнирда элегрәк тә катнаштым һәм бу юлы мәсьәләләр катлаулырак булды дип әйтә алам. Мин 6 сыйныфтан бирле информатика белән шөгыльләнәм, шуңа күрә әллә ни кыенлыклар тумады», – дип сөйләде Р.Вилданов.
Программалаштыру буенча халыкара турнир Болгариядә 2009 елдан бирле уза, ә Россия укучылары анда 2014 елдан бирле катнаша.
Ярышлар ике яшь төркемендә – кече һәм өлкән төркемнәрдә уздырыла.
Автор: Анна Зинченко, фото: Н.И.Лобачевский ис. Лицей