КФУ лицеистлары БДИда ничек максималь балл алу турында сөйләделәр

Лицейларны тәмамлаучылар рус теле һәм математикадан йөз баллга ия булдылар.

Рус теле һәм математикадан бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре билгеле булды. Максималь балл җыйганнар арасында – Н.И. Лобачевский исемендәге лицеен һәм Казан федераль университеты IT-лицеен тәмамлаучылар.

Рус теленнән имтиханда иң яхшылары: IT-лицейны тәмамлаган Чулпан Миназова, Н.И. Лобачевский исемендәге Лицейны тәмамлаган Алисә Садыйкова һәм Дарья Паткина булды.

БДИга чыгарылыш сыйныф укучылары сентябрьдән бирле әзерләнәләр һәм югары балл алачакларына ышаналар.

“Имтиханга кадәр сыйныф җитәкчесе бездән кемнең 100 баллга имтихан бирергә кем планлаштыруы турында сорады. Шуннан соң мин кулымны күтәрдем, әмма рус теленнән бер хатасыз имтихан яза алуыма ышанмадым”, – дип уртаклашты Ч. Миназова.

Чулпан имтиханда текстка анализ ясау бердәнбер кыенлык булуын әйтте. Әмма катлаулы биремгә карамастан, ул максималь балл җыя алган. Моңа тынычлык, дисциплина һәм даими рәвештә биремнәрне үтәп бвру ярдәм иткән.

«Бик мөһим момент: үз эшегезне яңадан тикшереп чыгыгыз. Вакытлыча “металлоискатель” булыгыз: нәрсәдә булса да шикләнсәгез – яңабаштан тикшерегез. Төпченүчәнлек миңа абсолют дөреслеккә ирешү һәм йөз процент ышаныч бирде”, – дип киңәш итә чыгарылыш укучысы.

Яңадан тикшерү эшенә җаваплы карау һәм тырышып әзерләнү А.Садыйковага да 100 балл җыярга ярдәм итә. Кыз шулай ук максималь балл алырмын дип уйламаган, әмма нәтиҗә 90 тан югары булачак дип ышанган.

“Тест өлешендә мин үземне тыныч тоттым, ә менә иншада, минемчә, беркайчан да нәрсә көтәсен белеп булмый. Барыннан да бигрәк мин үз позициямне исбатлауда һәм пунктуациядә шикләндем”, – дип сөйләде Алиса.

Кичәге мәктәп укучысы үз әсәрендә  “Батырлык нинди булырга мөмкин” дигән проблеманы ачты.

Булачак унберенче сыйныф укучыларына Алиса, БДИга әзерләнүгә һәм аны тапшыруга җаваплы карарга киңәш итә.

“Имтихан вакытында үзеңне кулга ала белергә һәм барлык биремнәрне игътибар белән укырга кирәк. Шул вакытта һичшиксез югары һәм өмет иткәннән дә күп балл алырга мөмкин булачак”, – дип саный ул.

Ә менә Дарья Паткина, мәктәп программасында каралган дәресләрдә әзерлектән тыш, өстәмә дәресләргә йөрергә һәм төрле сервислар һәм сайтлар ярдәмендә мөстәкыйль рәвештә күнегүләр эшләргә киңәш итә.

“Чыгарылыш сыйныф укучыларына мин 11 сыйныфның башыннан ук әзерләнә башларга, шулай ук бөтен теорияне системалы рәвештә кабатларга һәм имтиханда дулкынланмаска киңәш итәр идем”, – ди.

КФУ IT-лицеен тәмамлаган Анна Гаврилова математика буенча БДИдан максималь баллын җыйды. Кыз үз яшьтәшләре кебек үк, югары нәтиҗә көткән, ләкин максималь балл җыярмын дип уйламаган.

“Имтихан үзе быел катлаулы булды. Мин геометрияне озак чиштем һәм ахырда барысын да яңадан тикшереп чыгарга, соңгы мәсьәләне эшләп бетерергә өлгермәдем. Максималь баллга шанслар, әлбәттә, булды, ләкин алар зур түгел иде, чөнки хаталарның югары булу ихтималы бар иде “, – дип уртаклашты Анна.

Чыгарылыш сыйныф укучысы лицейда әзерләнә – укытучылар тәкъдим иткән мәсьәләләрне чишә. Өстәмә рәвештә Анна үзенә авыр булып тоелган темалар буенча мөстәкыйль шөгыльләнә. Кызлар сүзләренә караганда, әзерлекнең күпчелек өлеше – практика һәм мәсьәләләр чишү.

“Быел БДИда күп кенә яңа мәсьәләләр кергән. Шуңа күрә узган елгы мәсьәләләрне чишү генә җитми, яңа темаларны тирәнрәк өйрәнергә кирәк», – дип сөйләде йөз балл җыйган укучы.

Барлык кызлар да инде алга таба кайда укыячакларын белә. Өстенлеккә ия югары уку йортлары арасында – КФУ, КДАТУ, СПбДАТУ һәм МДУ.

Сүз уңаеннан, КФУ лицейларын тәмамлаучылар БДИның башка предметлары буенча да максималь баллар җыя. Моннан алдарак кына укучылар әдәбият һәм химия буенча имтиханнарда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Авторы: Анна Зинченко, фото: Александр Кузнецов