Студент-медиклар яңа рекорд куйды – индивидуаль зачетта биш призлы урын.
Пермьдә хирургия буенча ХI Идел буе студентлар олимпиадасы тәмамланды (академик М.И.Перельман исемендәге хирургия буенча XXX Халыкара студентлар олимпиадасының ярымфиналы). Казан федераль университеты студентлары җиңүче һәм призерлар исемлегендә.
Халыкара студентлар олимпиадасының ярымфиналы Академик Е.А.Вагнер исемендәге Пермь дәүләт медицина университетында узды. Ярышта Идел буе шәһәрләреннән 12 команда катнашты.
Казан федераль университетын Фундаменталь медицина һәм биология институты студентлары тәкъдим итте. Студент-медиклар хирургия буенча 17 конкурста катнашты, аларда төрле белем һәм күнекмәләргә ия булуны күрсәтергә кирәк иде. Олимпиада программасына инструментларны белү, хирургия төеннәрен бәйләү, кул-аяк сынганда гипс салу, йөрәк-үпкә реанимациясен үткәрү кебек ярышлар кергән. Шулай ук командалар трахея интубациясе, эндоскопия, кабырга-тез астында зарарланган өлешне яисә артерияне урап узып кан агымына яңа юл ачарга мөмкинлек бирә торган методиканы кулланып башка хирургия операцияләре уздырдылар. Эш шартлары чын операциягә мөмкин кадәр якын иде.
“Без хирургия конкурсларында беренче генә катнашмыйбыз. 2018 елда мондый ярышларны КФУ үзе оештырды, ә 2019 елда безнең университет командасы Самарага барды. Пермьда узган олимпиадада катнашучылар 80 гә якын кеше йөри торган хирургия түгәрәгеннән сайлап алынды. Вуз эчендә конкурс үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча иң яхшылары сайлап алынды “, – дип сөйләде ИФМиБның белгечләрне практик әзерләү һәм аккредитацияләү үзәгенең эксперименталь хирургия һәм симуляция медицинасы бүлеге мөдире Алмаз Гәрәев.
Казан университеты командасы составына хирургия түгәрәгендә укыту узган өченче курстан алып алтынчы курска кадәр студентлар керде. Олимпиадада катнашучыларның барысы да фәнни түгәрәкне оештыручылар һәм кече курсларны хирургия осталыгына өйрәтүчеләр.
Быел КФУ студентлары яңа рекорд куйдылар һәм индивидуаль зачетта биш призлы урын белән кайттылар. Укучылар трахея интубациясе буенча (Софья Бикеева, Арина Яковлева) конкурста җиңү яуладылар; ашказанының перфоратив язвасын лапароскопик тегүдә (Сервер Яглы, Гүзәл Хафизова) икенче урынны алдылар, шулай ук аппендиксны алу буенча ярышларда (Сервер Яглы, Гүзәл Хафизова), эрудиция (Александра Маркина, Искәндәр Шәрипов, Евгений Мандрыка), зыян күргән тамырларны читләтеп, “яңа тамырлар” ясау юлы белән йөрәкнең нормаль кан белән тәэмин ителешен торгызуга юнәлдерелгән операция буенча (Кирилл Петухов, Софья Бикеева, Бохорес Юнда Бернардо Себастиан) өченче урынга ия булдылар. Гомуми зачетта Казан федераль университеты командасы өченче булды.
“Олимпиада – көрәш, күнекмәләр һәм белем процессы, анда һәр секунд кызыклы. Нәкъ менә анда без команда булып эшләргә, төрле шәһәрләрдән танылган табиблар һәм профессорлар алдында үз карашларыбызны якларга өйрәнәбез. Бу һәр студентка һәм булачак табибка кирәкле бик зур тәҗрибә “, – дип уртаклашты команда капитаны, ИФМиБның 6 курс студенты Никита Вихерев.
Хирургия буенча халыкара олимпиаданың ярымфиналы эпидемиологик вәзгыять аркасында берничә тапкыр күчерелде. Ике елдан соң бөтен Идел буеннан студент-медиклар яңадан җыелды. КФУ студентлары лаеклы нәтиҗә күрсәттеләр, бәлки, киләсе елда университет командасына призлы урыннарны тагын да күбрәк алырга мөмкин булыр.
Автор: Анна Чеченкова, фото: Александр Кузнецов