КФУ командасы «Анатом и я» универсиадасында иң яхшысы дип табылды

Анда Россия медицина югары уку йортларының 21 командасы катнашты.

Академик М.Р. Сапин исемендәге кеше анатомиясе буенча «Анатом и я»  V Мәскәү халыкара универсиадасына йомгак ясалды. Беренче урынны Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының «Шестое чувство» командасы алды.

Универсиадада Мәскәү һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 21 медицина югары уку йорты командасы катнашты.

Чара И.М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетында узды. Катнашучылар алты конкурс этабында ярыштылар. Конкурс программасында латин терминологиясен белү буенча классик конкурслар, анатомиянең төрле бүлекләрен белү буенча тестлар, кадавер материал белән эшләү, команданың визиткасын тәкъдим итү, анатомия тарихы, профессорларның берсенең тормыш һәм иҗаты буенча мәкаләләр язу буенча өй эше, анатомик кроссворд һәм анатомик карталарда уйнау кебек биремнәр бар иде.

Катнашучыларның күплегенә һәм конкурсларның катлаулылыгына карамастан, ИФМиБ студентлары дулкынлануын җиңә һәм үз белемнәрен максималь рәвештә күрсәтә алды. Морфология һәм гомуми патология кафедрасы доценты Максим Калигин команданың кураторы була.

“Дулкынландыргыч булды, һәм мин бик нык борчылдым. Әмма команда белән күбрәк аралашкан саен, дулкынлануны җиңү җиңелрәк булды, шуңа күрә мин үзем өчен катнашучыларны мөмкин кадәр тыгызрак берләштерү бурычын куйдым һәм барысы да бу инициативаны хуплаганга бик рәхмәтле. Бездән бик дус команда чыкты! – дип, тәэсирләре белән уртаклашты команда капитаны Мансур Галиев. – Әзерлекнең башлангыч этапларында төп бурыч – һәркемгә максималь кызыклы булсын өчен һәр катнашучыга конкурсларны дөрес итеп бүлү булды. Миңа “Уеннар” конкурсы эләкте, аның кагыйдәләре ахырга кадәр сер булып калды. Һәр төскә һәм картага үз органнар системасы туры килгән анатомик карта уенында да катнаштык”.

ИФМиБ студенты Айгөл Шакирова “Латин терминологиясе” конкурсында катнашты.

“Безгә рус телендәге 30 анатомик структураның исемлеген бирделәр, аларны латин теленә тәрҗемә итәргә кирәк иде. Дулкынлану һәм чикләнгән вакыт аркасында (5 минут биргәннәр) кайбер терминнарны искә төшерү авыр булды, гәрчә алар барысы да таныш булсалар да”, – дип искә төшерде ул.

Влада Перешивкина әйтүенчә, биремне үтәү вакытында ул азартка бирелгән, чөнки катнашучылар күп булган һәм нәтиҗәләрне тизрәк белергә теләгән:

“Минем бирем 15 минутка тестларны һәм блиц-сораштыруны үз эченә алдган иде. Егетләр һәм Максим Сергеевич мине хупладылар, һәм мин үз-үземә ышандым. Бу универсиада миңа үз белемнәремә ышаныч бирде һәм яңа дуслар –  команда бүләк итте!”

Дарья Ефлова “Өй эше” конкурсында катнашты, аның барышында танылган анатом турында мәкалә язарга кирәк иде.

“Миңа Император Казан университетының анатомия кафедрасы беренче мөдире булган Иван Петрович Каменский эләкте. Иван Петрович турында мәгълүмат табу өчен, мин университетның 1 гасырлык тарихын укыган идем! XIX гасырда университетның ничек эшләве турында белү бик кызык иде. Универсиада вакытында миңа эндокрин, лимфатик һәм иммун системалары турында биш сорауга җавап бирергә кирәк иде “, – дип сөйләде студент кыз.

“Егет-кызлар – шәп яшьләр! Укытучылар өчен студентларның җиңүе һәрвакыт күңелле. Яңа казанышлар көтәбез “, – дип котлады командасын куратор  Максим Калигин.

Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото команданың шәхси архивыннан