Ул минималь инвазивлык белән катлаулы кардиохирургик тыкшынулар уздыру мөмкинлеген тәэмин итәчәк.
Казан федераль университетының Университет клиникасында радиоешлыклы абляцияне (РЧА), һәм EnSite X алдынгы навигация системасын кулланып, карынчык тахикардияләрен дәвалауның заманча методларына багышланган мастер-класс узды.
Табиблар өчен тренингны Е.И. Чазов исемендәге Илкүләм медицина тикшеренү үзәгенең (Мәскәү) кардиохирурглары Олег Сапельников һәм Дмитрий Черкашин үткәрә. Яңа методика ярдәмендә мастер-класс вакытында алты күрсәтмә операция ясарга планлаштыралар.
“Яңа система йөрәк камерасының өч үлчәмле моделен төзергә һәм патология учакларын яки аритмия зоналарын визуализацияләргә мөмкинлек бирә. Системаның өстенлеге – тотрыклылык, төгәллек, тиз хәрәкәт итү, интуитив аңлаешлы интерфейс һәм автоматлаштырылган функцияләр, болар барысы да оператив дәвалау сыйфатын сизелерлек арттырачак», – дип сөйләде О. Сапельников.
EnSite X системасы интервенцион тыкшынулар вакытында электр физиологик операция ясау бүлмәләрендә файдалану өчен картирование һәм навигация башкарырга мөмкинлек бирә. Аның ярдәмендә табиблар рентген-нурланышка минималь бәйлелек белән, шул рәвешле радиациянең пациентларга да, табибларга да йогынтысын киметеп, йөрәкнең өч үлчәмле (3D) электр анатомик карталарын төзиләр.
Хирургик операция вакытында алдынгы навигация системасын куллану табибларга югары төгәллеккә ирешү, аритмияләрне хирургик дәвалауның нәтиҗәлелеген бәяләргә, анатомик үзенчәлекләрне тикшерергә, шулай ук стандарт булмаган ситуациядә вакытында һәм дөрес җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк, әгәр дә операция барышында мондый хәл килеп чыкса, операция вакытында нур йөкләнешеннән тулысынча баш тартырга мөмкинлек бирәчәк.
“Яңа методиканы кертү – ул мөһим адым. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны зур. Әлеге мастер-класс безгә куркыныч төркеменә эләккән пациентларны дәваларга өйрәтәчәк. Хирургик дәвалау әлеге пациентларның исән калуын һәм тормыш сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бездә, һичшиксез, зур җаваплылык, чөнки без бу юнәлештә төбәктә беренче юл салучылар булып торабыз. Бу мастер-класста без Мәскәүдән профессорлар җитәкчелегендә методиканы үзләштерәчәкбез», – дип сөйләде 3 нче хирургия бүлеге мөдире Антон Омеляненко.
Карынчык тахикардиясе – ул аритмиянең иң авыр формаларының берсе. Ул пациентларның тормыш сыйфатын шактый начарайтырга һәм гомер озынлыгын киметергә мөмкин.
Интенсивта теория, практика һәм интерактив сессияләр булачак. Катнашучылар докладлар тәкъдим итәчәк, шулай ук электрофизиология һәм ритмның катлаулы бозылуларын хирургия юлы белән дәвалау өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар катнашында клиник очракларны тикшерә алачак.
Автор: Ольга Пелепец, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Ольга Пелепец