КФУ клиникасында бер үк вакытта йөрәкнең митраль клапанына протезлау уздырдылар һәм зобны алдылар

Операция дүрт сәгатьтән артык дәвам итте һәм уңышлы узды.

Казан федераль университетының Университет клиникасы белгечләре Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш йөрәк-кан тамырлары хирургы, профессор Роина Джорджикия һәм Республика клиник онкология диспансерының онкология бүлеге (баш һәм муен шеше) мөдире Ринат Хәмидуллин катнашында катнаш хирургия операциясен эшләделәр.

Операция вакытында хирурглар бер үк вакытта йөрәкнең митраль клапанын протезлауны башкардылар һәм 72 яшьлек пациентканың гигант зобын кистеләр.

Униклиникага хатын-кыз авыр хәлдә керә. Кабул итү бүлмәсендә аңа сепсис, бактериаль эндокардит диагнозы куйганнар, аның фонында йөрәк клапаннары эштән чыккан, моннан тыш күкрәк уртасына (йөрәк, трахея, үңәч урнашкан җир) төшкән зобы булган. Үткәрелгән консультациядән соң онкология диспансеры хирурглары 20 ел эшләү дәверендә күкрәк компонентында мондый зурлыктагы зобны булса да өч-дүрт тапкыр гына очратулары турында белдергән.

Уртак консилиумда операцияне киңәйтелгән составта үткәрергә карар кылганнар. Университет клиникасына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының кардиохирургия юнәлеше җитәкчесе Роина Джорджикияны һәм Республика клиник онкология диспансерының онкология бүлеге мөдире Ринат Хәмидуллинны чакырганнар.

Каркардиохирургларга операция ясау бүлмәсенә кергәнче, пациент хатын кардиологларда һәм неврологларда озак дәвалану уза – йөрәк клапаннарының бактериаль җимерелүе фонында аның баш мие кан әйләнеше бозылу һәм талакта эренле шеш үсеше белән клапан фрагментлары өзелә.

«Үткен инсульт чоры тәмамланганнан соң, без йөрәккә операция ясарга карар кылдык. Әмма хатын-кызның хәле күкрәк уртасына төшеп аортага кадәр диярлек барып җиткән гигант зоб белән дә авырлашкан. Кардиологик керү түш сөяген яру аша гамәлгә ашырылуын исәпкә алып, бер үк вакытта башкарыла торган операция – кисәк зурайган, күпүзәнле калкансыман бизне алып ташлау һәм митраль клапанны протезлау турында карар кабул ителде, – дип сөйләде КФУ клиникасының кардиохирургия бүлеге мөдире Данияр Хаҗиәхмәтов. – Операция вакытында бактерияләр тарафыннан зрараланган йөрәк клапанының көпшәләре кисеп ташланды һәм алар урынына клапанның биологик протезы урнаштырылды, ә үзгәрешләргә дучар булган калкансыман биз тулысынча кисеп алынды. Операция дүрт сәгатьтән артык дәвам итте һәм уңышлы узды”.

Р.Джорджикия катнаш операцияләр үткәрүнең үзенчәлекләре турында сөйләде:

“Йөрәккә ясала торган ачык операцияләр вакытында махсус технологияләр кулланыла – пациентның йөрәге һәм үпкәсе урынына эшли торган ясалма кан әйләнеше аппараты кушыла, ә бу канны сыегайту, махсус препарат – гепарин кертүне таләп итә. Ул кан оешуын тулысынча блоклый. Ясалма кан әйләнеше аппаратын сүндергәннән һәм пациентның йөрәк эше яңадан торгызылганнан соң, кан оешуын торгыза торган махсус препаратлар кертәләр. Теләсә нинди хирургик операция кан китү белән бәйле, шуңа күрә әлеге катнаш операциянең катлаулылыгы һәм куркынычы берничә тапкырга арта. Әлеге пациентка очрагында башта без йөрәккә операция ясадык, ә аннары, тотрыклы гемодинамикага һәм ныклы гемостазга ышангач, хирург-онколог калкансыман бизен алырга кереште”.

Р.Хәмидуллин әйтүенчә, күкрәктәге мондый зурлыктагы зоб – сирәк очрак. Күпчелек очракта аны муен аша кереп алырга мөмкин.

“Безгә моны эшләргә мөмкинлек бирә торган технологияләр, тәҗрибә бар. Әмма бу очракта йөрәк авыруы уңаеннан башкарылган күкрәк читлеге стернотомиясе (ачу) бу зобны, аның эчке күкрәк компонентын алып ташларга мөмкинлек биргән бердәнбер юл булды”, – диде ул.

Доктор катнаш операциядә катнашучыларның барысының да яхшы эшләвен билгеләп үтте.

“Миңа операция бүлмәсендә төгәл хезмәттәшлек ошады. Кардиохирургиларның йөрәккә операция белән бәйле зур эш тәҗрибәсе бар, ләкин калкансыман бизнең патологиясе, анатомия үзенчәлекләрен без яхшырак беләбез. Зоб уңаеннан кардиохирургларның операция тәҗрибәсе булган белгечләрне җәлеп итүләре – бу бик шәп. Шуңа күрә безнең уртак эшебезнең нәтиҗәсе дә шундый яхшы килеп чыкты. Һәм, әлбәттә, операциядә профессор Роина Джорджикия катнашуы бөтен хирургия бригадасының ышанычын арттырды”, – дип өстәде Ринат Габбасович.

Автор: Ольга Пелепец, автор һәм Максим Зарецкий фотосы