3,11 кг авырлыктагы һәм 54 см озынлыктагы кыз дөньяга килде.
Казан федераль университеты клиникасының акушерлык бүлегендә, Аргоноплазма коагуляциясе методын кулланып, планлы кесарево кисешүе үткәрелде. 3,11 кг авырлыктагы һәм 54 см озынлыктагы кыз дөньяга килгән.
«Заманча хирургиянең өстенлеге шунда ки, нәкъ менә аргоноплазмалы коагуляция методын (АПК) кулланып, ионлаштырылган газ (аргон) ярдәмендә тукымага югары ешлыклы ток энергиясен контактсыз тапшырудан гыйбарәт. Гемостаз контактсыз ысул белән тәэмин ителгәнлектән, бу кан югалту күләменең кимүенә китерә, репаратив процесслар яхшыра, әгъзаларның эшчәнлегенә зыян китерә торган, тукымаларның яралану, ялкынсыну нәтиҗәсендә барлыкка килгән тоташуы, керешүе ягъни спайкалар кими”, – дип сөйләде табиб, КФУ клиникасының бала тудыру бүлеге акушер-гинекологы Раушания Закирова.
Мондый операциядән соң торгызу процессы классик кесарев кисеше белән чагыштырганда тизрәк уза. Пациентны активлаштыру интенсив терапия палатасында бара. Операциядән соң алты сәгатьтән соң ул актив хәрәкәт итә алачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аргоноплазма коагуляторы Екатеринбургта җитештерелгән. Илебездә ясалган аппарат заманча электрохирургиядә ихтыяҗ булган бөтен нәрсәне диярлек булдыра ала.
КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә хәбәр итүләренчә, ел саен бала тудыру йортында 2000нән артык бала дөньяга килә. Бүлек табиблары практик белемнәрне һәм фәнни эшчәнлекне уңышлы алып баралар.
“Безнең операция бүлмәсендә сурәтне югары ачыклык белән күрсәтә торган видеокамералы лампа урнаштырылган, ул бөтен операция процессын күзәтергә мөмкинлек бирә, бу студент-ординаторларны укыту өчен бик мөһим. Лекция залында укучылар уку процессына актив кушыла. “Акушерлык” дисциплинасы буенча дәресләрдә операция планы, һәр конкрет очракта кесарево кисешенә күрсәтмәләр тикшерелә, операция барышы, топографик анатомия өйрәнелә. Студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә. Шул рәвешле, алар үзләре дә операциядә катнашучылар”, – дип сөйләде Фундаменталь медицина һәм биология институтының хирургия, акушерлык һәм гинекология кафедрасы доценты, КФУ клиникасының акушер-гинекологы Резеда Шәрипова.
Казан федераль университеты клиникасының акушерлык бүлегендә йөкле хатын-кыз өчен бала тапканчы һәм алып чыкканчы барлык уңайлы һәм имин шартлар тудырылган.
Казан университеты журналистларына бала тудыру үзәгендәге шартлар турында яшь әни Зөһрә Нәҗмиева сөйләде.
“Җомга көнне, 19 августта, мин әни булдым. Персонал эше белән канәгать, барлык табиблар да бик яхшы, шартлар да искиткеч. Балага һәм миңа хезмәткәрләре ягыннан кирәкле игътибар бирелде”, – дип уртаклашты ул тәэсирләре белән.
Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов