КФУ клиникасы табибы: «Язын күңел төшенкелеге гиповитаминоз аркасында булырга мөмкин»

Мартта хроник арыганлык, йокымсырау, кәеф бозылу сизелә, моннан тыш, игътибар кими, хәтер, йокы начарая, аппетит югала.

Яз көне күңел төшенкелеге гиповитаминоз билгесе булырга мөмкин, дип аңлатты Казан федераль университеты Университет клиникасының медицина профилактикасы бүлегенең югары категорияле табиб-терапевты Гөлназ Сәфәрова.

“Безнең организмның резервлары язга бетә, без үзебезне начаррак хис итә башлыйбыз, моннан тыш, чәчләр тиз уалучан, тире – корырак була. Бу вакытта урамда шактый салкын, кояш безне иркәләми. Яз көне ашый торган яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә витаминнар аз. Аларның җитмәвен тулыландыру өчен дөрес тукланырга, фастфудны тулысынча төшереп калдырырга һәм витаминлы-минераль комплекслар кабул итәргә кирәк», – дип киңәш итте Гөлназ Наил кызы.

Рационда һичшиксез боткалар, тупас тарттыру оныннан икмәк-күмәч эшләнмәләре, майсыз ит, балык булырга тиеш, диде ул.

«Иң мөһиме – яшелчә һәм җиләк-җимешләрне җитәрлек күләмдә кулланырга кирәк, көненә 400 граммнан да ким түгел. Салатларны чистартылмаган май белән ясарга кирәк, чөнки анда чистартылган майга яисә майсыз каймак белән чагыштырганда, Е витамины күбрәк. Атланмайны атнага ике тапкыр ашарга кирәк», – диде терапевт.

Витаминнарны эчкәнче, табиб белән киңәшергә кирәк, чөнки аларның артык күп булуы организмга зыян китерергә мөмкин. Майда эри торган витаминнарның артык күп булуы аеруча куркыныч.

“Ашказаны белән проблемалары булганнарга ач килеш витаминнар кабул итәргә ярамаганын истә тотарга кирәк. Аларны су белән генә эчәргә кирәк. Кофе, сөт, газировка һәм башка эчемлекләр белән кулланырга ярамый, чөнки алар сеңүгә комачаулый», – диде Г.Сәфәрова.

Г.Сәфәрова витаминнар һәм минераллар яхшырак үзләштерелсен өчен аларны ничек дөрес куллану турында сөйләде.

“Тимер препаратларын С витамины белән бергә кабул итәргә кирәк, чөнки ул тимерне яхшырак үзләштерергә ярдәм итә, әмма кальций, цинк һәм магнийдан аерым. А витамины  С һәм Е витаминнары, тимер һәм кальций кебек минераллар белән ярашлы. B1 витаминыннан һәм кальцийдан тыш, магний B төркеме витаминнарын үзләштерүгә ярдәм итә. Е витамины яхшырак үзләштерелсен өчен, аны магний, цинк, D витаминыннан аерым кабул итәргә кирәк “, – дип киңәш итте табиб.

Гөлназ Сәфәрова әйтүенчә, витаминнарны бер айдан да артык кабул итмәскә кирәк.

“Искәрмә D витаминына гына карый, аны без көз башыннан апрельгә кадәр эчәргә тәкъдим итәбез, ә вакытның күп өлешен бинада уздыручыларга – җәйгә кадәр. D Витамины ультрафиолет тәэсирендә тиредә барлыкка килә, ә безнең төбәктә ел дәвамында кояшлы көннәр аз булганга, күп кенә кешеләрдә бу витамин җитмәве күзәтелә”, – дип уртаклашты терапевт.

D витамины җитмәүне тулыландырырга даими рәвештә сөт продуктлары, йомырка, сельдь, скумбрия, сөләйман, сардина балыкларын, гөмбә, тәрәч балыгы бавырларын куллану ярдәм итәчәк.

Авторы: Лариса Бусиль, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: shutterstock.com