КФУ клиникасы хирурглары 75 яшьлек пациентның кулын саклап калып сирәк операция ясадылар.

Ул үзен яхшы хис итә һәм өенә кайтырга әзерләнә.

Казан федераль университетының Университет клиникасы кан тамырлары хирурглары, 75 яшьлек пациентның кулын саклап калып, сирәк операция ясадылар.

Ул униклиниканың йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге командасына рәхмәт әйтеп туймый. Хастаханәгә аны ашыгыч ярдәм машинасында алып килгәннәр. Кызы белән төшке аш вакытында хатын-кыз иңендә һәм кулларында кискен авырту тойган. Сизенгәч, борчыла башлаганнар – ашыгыч ярдәм чакырганнар. Тәҗрибәле фельдшерлар тиз арада тромбоз дигән диагноз куйганнар.

“Мондый авырту белән мин беркайчан да очрашмадым. Мин инфаркт дип уйладым, ашыгыч ярдәм чакырдык. Алар бик тиз килделәр, йөрәк ЭКГсын ясадылар. Инфаркт расланмады, миннән аякларымны кыймылдатырга сорадылар, барысы да яхшы – инсульт түгел диделәр. Тромбоз түгелме икән дигән шиккәкалдылар, кулым бик тунган һәм оеган иде, мин аны кыймылдата алмадым. Шунда ук катетер куйдылар һәм горизонталь хәлдә клиникага китерделәр”, – дип сөйлм пациент.

Кан тамырларына УЗИ ярдәмендә дежур кан тамырлары хирургы Тимур Мавлюдов иңбашы артериясе буена тромбоз тапкан. Бу кискен авырту, ою, актив хәрәкәтләр ясый алмау барлыкка китергән. Моннан тыш, табиблар брахицефаль кәүсә стенозын тапкан. Бу кан тамыры аортадан китеп, уң кулны һәм баш миен кан белән тәэмин итә.

Ашыгыч хирургиянең бурычы – очлыкны мөмкин кадәр тизрәк критик халәттән чыгару була. Шуңа күрә пациентка ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Эндоваскуляр тромбэкстракция башкарганнар.

“Кызганыч, без теләгән нәтиҗәгә шунда ук ирешә алмадык. Хирургия тыкшынуыннан соң берникадәр вакыттан соң симптомнар кире кайтты. Бу брахицефаль артерия стенозы һәм аның башта ук бик нык бормалануы белән бәйле түбән кан басымы аркасында булды. Икенче төрле әйткәндә, тормыш өчен мөһим артерия тарайган һәм холестерин катламнары аркасында канны аз үткәргән.  Шуңа күрә иңбаш кәүсәсендәге канны торгызырга кирәк иде. Шулай ук зарарланган участокны стентацияләү омтылышы да ясалды. Кызганыч, аны анатомик үзенчәлекләр аркасында уза алмадылар “, – дип сөйләде кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Владимир Луканихин.

Пациентка күкрәк читлеген яру һәм ясалма кан әйләнеше кулланылу белән радикаль операциядән баш тарткан. Консилиумда шунт операциясе ясарга тәкъдим ителгән.

“Ул зарарланган кан тамыры участогын урап узу өчен альтернатив юл булдырудан гыйбарәт. Урап узу участогы өчен шунт аутоматериалдан ясала, гадәттә бу пациентның үз артериясе яки венасы, яки ясалма протез була. Бу очракта соңгысы кулланылган да.

Шундый ук озынлыктагы һәм сыгылмалы артерия участогы практикада бик сирәк очрый.

«Без тупланган тәҗрибәдән һәм белемнәребездән чыгып эш иттек. Без шунт ярдәмендә калак асты сөяге артериясенә туры кан агымын тоташтырдык. Аннары пластик артерия ярдәмендә тромбозны бетердек, һәм бу нәтиҗә бирде”, – диде бүлек мөдире.

Пациент үзен яхшы хис итә һәм өйгә кайтырга әзерләнә.

Автор: Ольга Пелепец, автор фотосы