КФУ Kazan Digital Week-2025 Халыкара форумында катнаша

Чара 17-19 сентябрьдә «Казан Экспо»да уза.

Kazan Digital Week-2025 халыкара форумы цифрлаштыруның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен бөтен дөньядан IT-белгечләрне, эшмәкәрләрне, Бизнес һәм фән вәкилләрен берләштерә. Ясалма интеллектны үстерүгә һәм технологик лидерлыкка ирешүгә аерым игътибар бирелә. Ачылу тантанасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

Kazan Digital Weekта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов алтынчы мәртәбә узучы форумның елдан-ел көчәя бара һәм зуррак әһәмияткә ия була баруын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, чарада Россия компанияләре дә, чит ил компанияләре дә тәкъдим ителгән. Быел дөньяның 75 иленнән 20 меңгә якын катнашучы теркәлгән, шул исәптән Беларусь, Һиндстан, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан һәм башка илләрдән.

ТР Рәисе, «Ясалма интеллект аша технологик лидерлык: яңа офыклар һәм проблемалар» темасына пленар утырышта чыгыш ясап, Татарстанда барлык дәүләт хезмәтләренең электрон форматта гамәлгә ашырылуын ассызыклады. Форумда Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев та катнашты, шулай ук форумда катнашучыларга видео сәламләү сүзе белән Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин да мөрәҗәгать итте.

“Быел “Мәгълүмат икътисады” илкүләм проектын гамәлгә ашыру башланды. Без моның өчен Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга рәхмәтле. Яңа илкүләм проект цифрлы технологияләрне гражданнар тормышына һәм икътисадка интеграцияләүгә юнәлдерелгән, ул Россиянең IT-тармагын үстерүгә өстәмә этәргеч бирәчәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Ил Президенты тарафыннан илебезнең цифрлы чишелешләрен тизләтелгән үстерү буенча стратегик бурыч куелды, алар икътисадның барлык тармакларын трансформацияләү өчен нигез булырга тиеш».

Казан федераль университеты чараның барлык төп аспектларына актив җәлеп ителгән.

«Безнең “Үсеш уены” стартап-проекты студентларга, мәктәп укучыларына һәм теләсә кайсы компанияләрнең гамәлдәге хезмәткәрләренә эшмәкәрлек компетенцияләрен арттырырга мөмкинлек бирә. Биредә булган партнерлар, шулай ук студентлар белән без аны бу форумда популярлаштырабыз. Проект цифрлы чишелеш буларак өч ай чамасы яши. Эшләү бер айдан артык вакыт алды, ул әле эшләп бетерелә. Хәзер кулланучыларның теләкләрен исәпкә алып һәм киләчәктә масштаблаштыру, аерым кушымта ясау өчен тырышабыз», – дип сөйләде Идарә, икътисад һәм финанс институтының инновацияләр һәм инвестицияләр кафедрасы доценты Максуд Маъруфи.

КФУ, кадрлар әзерләүгә инновацион якын килүне күрсәтеп, чараның белем бирү көн тәртибенә дә үз өлешен кертә. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мәйданчыгында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасы мөдире Луиза Плотникова Еdutech цифрлы белем бирү технологияләре үзәге турында лекция укыды.

“Безнең проект үз эшчәнлеген 2018 елда башлады һәм бүген югары уку йортында уңышлы эшли. Мин үзәкнең бурычлары, хәзерге вакытта бездә 30дан артык партнерлар белән ничек хезмәттәшлек итүебез, педагогик бергәлекнең квалификациясен күтәрү юнәлешләре, ясалма интеллекттан алып интерактив такталарга кадәр цифрлы белем бирү мәсьәләләрен киңәйтү буенча нинди чаралар үткәрүебез турында сөйләдем», – диде Л.Плотникова.

Форум эшенең төп юнәлешләре: киберкуркынычсызлык һәм мәгълүматларны саклау; цифрлы индустрия 4.0; it-мәгариф һәм кадрлар үсеше; финтех һәм цифрлы финанслар; акыллы шәһәрләр һәм транспорт; мәдәнияттә цифрлы технологияләр. Белем бирү программасы катнашучыларга алган белемнәрен практикада кулланырга мөмкинлек бирә торган гамәли чараларның киң спектры белән тулыландырылган.

Эшлекле һәм мәгариф программасыннан тыш, Kazan Digital Week-2025 катнашучыларга Татарстанның бай мәдәни мирасы белән танышу мөмкинлеге тәкъдим итә.

Форумның практик өлеше регионның алдынгы технологик мәйданчыкларына техник визитлар оештыруны үз эченә ала, бу катнашучыларга цифрлы технологияләрнең тормышта ничек кулланылуын күрергә мөмкинлек бирә.

Авторы: Әминә Морат, ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары буенча КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Богдан Цвященко