Күргәзмә проектының төп өлешен «Азрет Солтан» Музей-тыюлыгының археологик, этнографик һәм сәнгать коллекциясе тәшкил итә.
«Казан Кремле» Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Ясәви мирасы һәм борынгы Төркестан» күргәзмәсе ачылды.
Ул күренекле шагыйрь, төрки-мөселман дөньясының фикер иясе, Хуҗа Әхмәд Ясәвинең 930 еллыгына, һәм аның төрбәсен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүнең 20 еллыгына багышланган. Күргәзмәне ачуда Иран Ислам Республикасының, Казахстан һәм Үзбәкстан руспубликаларының Генераль консуллары булды.
Күргәзмә проектының төп өлешен «Азрет Солтан» (Казахстан Республикасы, Төркестан шәһәре) Музей-тыюлыгының археологик, этнографик һәм сәнгать коллекциясе тәшкил итә. Уникаль артефактлар борынгы шәһәр – Бөек ефәк юлындагы оазис белән таныштыра. Биредә XII гасырда шагыйрь, фикер иясе, төрки суфичылыкка нигез салучы, мөселман дөньясының күп кенә халыкларының рухи мәдәниятендә зур эз калдырган Ходжа Әхмәд Ясәвинең шигъри һәм фәлсәфи шедеврларын булдыра.
Татарлар Хуҗа Әхмәд Ясәви һәм аның шәкерте Сөләйман Бакыргани мирасын күп гасырлар буена ихтирам итә, бу хакта Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсендә сакланган күп санлы «Диван-и-хикмәт» әсәре һәм Бакырганиның «Ахырзаман китабы» поэмалары сөйли.
КФУның Фәнни китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Эльмира Әмирханова:
«Мең еллар буе кешеләр уку, күчереп язу гореф-гадәтләрен үстерүләрен дәвам иткәндә, бу аерым соклану, шатлык, горурлык тудыра, төрки-татар халыклары бердәмлеге яшәвен һәм үсүен дәвам итә».
Идел буе һәм Урал мөселманнарының бу яраткан китаплары күп гасырлар буена күчереп язу традицияләреннән соң беренче тапкыр нәкъ менә Казанда басылган. Текстлар басмасына әзерләүгә профессор, шәрыкъ белгече, Казан Император университеты китапханәчесе Иосиф Федорович Готвальд зур өлеш керткән. Университет типографиясендә төзелгән басмалар нигезендә Ясәви һәм Бакыргани әсәрләре Казаннан бөтен дөнья буйлап тарала. Әлеге кулъязма һәм басма раритетлар күргәзмәдә Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә һәм «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы тарафыннан тәкъдим ителде.
Фотосурәтләр, рәсем сәнгате, реконструкция һәм макетлар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы һәйкәле – Төркестандагы Хуҗа Әхмәд Ясәви төрбәсе белән таныштыралар. Күргәзмәдә Мавзолейда сакланган экспонатлар, яктырткычлар һәм моннан алты гасырдан артык элек төзелгән бөек архитектура һәйкәленең тышкы һәм эчке бизәлешенең башка элементлары күрсәтелгән.
Күргәзмәнең ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасының тагын бер һәйкәле – «Казан Кремле» музей-тыюлыгында, Казан ханлыгының мөселман руханилары башлыгы булган шагыйрь, суфи һәм сәид хөрмәтенә аталган Кол Шәриф мәчетендә урнашуы символик мәгънәгә ия.
Күргәзмә көн саен 21 апрельгә кадәр 9.00-19.30 сәгатьләрдә эшли, телефон: (843) 567-81-52.
Автор: КФУның Яшьләр сәясәте департаменты, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте, фото: Татьяна Мамакова