КФУ IT-лицее укучысының эше #Мы вместе премиясендә билгеләп үтелде

Ул күз күреме буенча инвалидлыгы булган затлар тарафыннан истәлекле урыннарны тулысынча кабул итүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында # МЫВМЕСТЕ премиясенең төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләү булды.  Җиңүчеләр арасында IT-лицей укучысы Тимур Рысаев та бар. 

Ул күрү сәләте инвалидлыгы булган затлар тарафыннан истәлекле урыннарны бербөтен кабул итүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән проектны тәкъдим итте.

Тимур Рысаев “Казан Кремленең аудио-тактиль комплексы” проектын тәкъдим итте. Тимур әйтүенчә, аның өч модуле бар: «Акыллы сувенир» – ул Казан Кремле биналарының 1:200 масштабында Идел буеның җиде телендә аудиохикәяләү функциясе белән бизәлгән макетлары. «Акыллы юлчы» – аудиохикәяләү һәм гомуми акустик система функциясе белән 1:300 масштабындагы Казан Кремле биналары комплексы. Бу модуль ярдәмендә күрү буенча сәламәтлеге чикле кешеләр Казан Кремленең бербөтен образы белән танышырга һәм аның истәлекле урыннары турында күбрәк белергә мөмкин. “Акыллы пазллар” – Казан Кремленең төгәл гравировка белән ике үлчәмле макеты. Төп 11 бина урынында әлеге объектлар формасында урыннар бар. Кулланучы пазлны тишеккә куйганда, динамик бу объект турында кыска аудиохикәя чыгара. Модуль Казан Кремле белән уен формасында танышу өчен кирәк.

“Мин Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсендә булганда, Казанның тарихи урыннарының тактиль макетларын күрдем, аларга кушымта рәвешендә объектларның брайль шрифтында язылган тасвирламалы китаплар урнаштырылган иде. Әмма күрү буенча сәламәтлеге чикле кешеләрнең барысы да бу шрифтны белми, шуңа күрә 3D-модельләштерү программасында мин берничә телдә аудиохикәя белән Сөембикә манарасы моделен булдырдым. Бу проектны мин Татарстан Республикасы Рәисенә тәкъдим иттем һәм “Большие вызовы” конкурсында җиңдем, – дип сөйләде лицеист.

Тимур өч ел дәвамында социаль проект белән шөгыльләнә, һәм ел саен берәр модуль буенча эшли. Проект социаль яктан әһәмиятле, чөнки андый мөмкинлекләре булмаган кешеләргә мәдәни мохитне тоярга ярдәм итә.

«Аудиотактиль комплекстан файдаланып, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен чаралар уздырганнан соң, аны киртәләрсез мохит буенча эксперт белән тикшергәннән соң, мин алга таба нинди юнәлештә хәрәкәт итүемне аңладым», – диде Т.Рысаев.

Ул #Мы вместе премиясендә катнашуның уңай нәтиҗәләренә исәп тотуын сөйләде, чөнки элек ул максатчан аудиториядән һәм экспертлардан уңай fedback алган иде.

“Мин башкарылган эш өчен шатлык хисен кичердем. Дөньяны минем макетлар ярдәмендә күрә алган сукыр кеше хисләренә караганда да яхшырак дәлилләр юк бит “, – дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Тимур.

Киләчәктә лицеист грант конкурсларында катнашырга, шулай ук үзе төзегән комплексны кулланып, инвалидлыгы булган затлар өчен чаралар үткәрергә планлаштыра. Проект универсаль дизайнга ия һәм өйрәнү өчен кызыклы.

Быел Татарстан Республикасыннан 231 гариза бирелгән иде, шуларның 43 е төбәк этабында җиңүче булды.

Авторы: Әминә Морат, ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте, фото: ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте