КФУ “Җир сәгате” акциясенә кушылачак

Бу көнне университет биналарының архитектура-декоратив яктырткычларын сүндерәчәкләр.

Казан федераль университеты кабат “Җир сәгате” экология акциясендә катнашачак. 26 мартта 20.30дан 21.30 сәгатькә кадәр Казан федераль университеты биналарының архитектур-декоратив яктырткычлары сүндереләчәк.

Ел саен үткәрелә торган “Җир сәгате” экологик акциясе Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) тарафыннан 2007 елда башланып китте. Ул символик характерга ия һәм планетаның табигатенә һәм ресурсларына җаваплы мөнәсәбәт кирәклегенә игътибарны җәлеп итә.

Баш энергетика бүлегендә КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә хәбәр итүләренчә, акция вакытында, 20.30 дан 21.30 сәгатькә кадәр, төп бинаның, икенче корпусның, Физика институтының, Идарә, икътисад һәм финанс институтының, тулай торакларның, аерым алганда Универсиада авылындагы 1, 3, 5 корпусларның, агачларның, шулай ук КФУ аббревиатурасының архитектур-декоратив яктырткычлары сүндереләчәк.

Быел Россиянең WWF фонды кешеләр һәм миллионлаган башка җан ияләре бер-берсе турында кайгыртырга тиеш дип искә төшерәсе килә. Мохтаҗларга, шул исәптән хәйрия оешмаларына өзлексез ярдәм итүне дәвам итәргә кирәк. 26 мартта планетаның киләчәгенә битараф булмауны белдереп, бер сәгатькә утны һәм көнкүреш электр приборларын сүндерергә кирәк.

Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Александр Кузнецов