Профильле рейтинг нәтиҗәләре басылып чыкты.
SuperJob тикшеренү үзәге 2017-2022 елларда вуз тәмамлаган яшь белгечләрнең хезмәт хаклары дәрәҗәсе буенча 2023 ел өчен Россия югары уку йортлары рейтингын тәкъдим итте. Казан федераль университеты рейтингның 10 нчы баскычында.
КФУабруйлы рейтингка тәкъдим ителгән башкаланыкы булмаган берничә югары уку йортының берсе.
Экспертлар яшь белгечләрнең уртача хезмәт хакын, аларның кеременең еллык артуын, тикшерелә торган югары уку йортларында БДИның уртача баллын, шулай ук вуз тәмамлаганнан соң туган төбәгендә калган яшьләрнең өлешен бәяләделәр.
Казан федераль университеты узган елгы позицияләрен саклап калды – 10 нчы урын. КФУ тәмамлаучыларның уртача хезмәт хакы аена 170 мең сум тәшкил итә. Бер ел эчендә алар уртача 20 мең сумга күбрәк ала башладылар.
Аналитиклар билгеләп үткәнчә, КФУ тәмамлаган белгечләрнең 75 проценты Казанда һәм Татарстан Республикасында эшләп калган.
Исегезгә төшерәбез, БМОның Тотрыклы үсеш максатларын гамәлгә ашыруга багышланган Times Higher Education Impact глобаль рейтингында Казан федераль университеты, бер ел элеккеге кебек үк, 201-300 урында урнашты, ә КФУ Россия югары уку йортлары арасында 1-3 урынны алып тора.
Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге, фото: Александр Кузнецов