КФУ IFTE-2023 форумын үткәрергә әзерләнә

Форумның төп темасы – «Хәзерге заман шартларында педагогик белем бирүнең сыйфаты».

 

IFTE-2023 педагогика белеме буенча IX Халыкара форумны үткәрүгә кадәр алты ай кала, әмма Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында аңа әзерлек тулы көченә бара.

Чара 2023 елның 24-26 маенда Психология һәм мәгариф институтында узачак.

Аңа теркәлү 2022 елның 1 декабрендә башлана. Форумның төп темасы – «Хәзерге заман шартларында педагогик белем бирүнең сыйфаты». Оештыручылар әйтүенчә, мондый тема очраклы сайланмаган. Зур үзгәрешләр сәбәпле, безнең заман фәненең үсешендә педагогик белем бирү сыйфаты, аның хәзерге чынбарлыкка яраклылыгы мәсьәләсе хәзерге заман галимнәрен һәм педагог-тикшеренүчеләрен инде күп еллар борчый.

1 март теркәлүнең соңгы көне булачак. Фәнни мәкаләләрне шәхси кабинетта 20 апрельгә кадәр йөкләп була.

Форум берничә конференция мәйданы булып тҗора: «Хәзерге заман социомәдәни шартларында тәрбия: традицияләр, яңа мәсьәләләр, җаваплылык»; «Педагогик белем бирүнең нәтиҗәлелеге факторы буларак укытучыны методик әзерләү»; «Тарихи-педагогик мирас һәм укытучыны әзерләү: милли кыйммәтләр, яңача аңлау һәм иң яхшы тәҗрибәләр».

Быел форум КФУда гына түгел, ә оештыручы-партинерларның башка мәйданчыкларында да узачак. Шулай итеп, 29 майдан 30 майга кадәр Нукус дәүләт педагогика институтында «IFTE-2023: Үзбәкстан» форумы  узачак, ә Төрекмәнстан Мәгариф милли институтында форумның төп көннәрендә – 24 майдан 26 майга кадәр – берничә «көзге» утырышын уздыру планлаштырыла.

Форумда катнашу һәм теркәлү өчен сылтама буенча узарга һәм анкета тутырырга кирәк. Сайтта форум, аның  тарихы һәм  узган елгы чыгышлар барышында докладчылар тәкъдим иткән  материаллар белән җентекләбрәк танышырга мөмкин.

Авторы: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге