Гади кагыйдәләр балаларны сыйфатсыз товардан саклап калырга ярдәм итәчәк.
Яңа ел могҗизаларын һәм бүләкләрне барыннан да бигрәк балалар көтә, шуңа күрә өлкәннәр хәзердән үк чыршы астына нәрсә салырга кирәклеге турында кайгырта. Кайсы уенчыкларның шатлыктан тыш зарар да китерә алуы турында Казан федераль университеты А.М. Бутлеров исемендәге химия институтының органик һәм медицина химиясе кафедрасы доценты Людмила Якимова сөйләде.
Кибетләр, маркетплейслар киштәләре төрле уенчыклардан сыгылып тора, әмма бу чуарлык артында нәрсә яшеренгәне турында бик күпләр белми. Балалар уенчыкларының һәм конструкторларының күбесе пластиктан ясалган.
“Без пластиктан беркая да китә алмыйбыз. Ул безне һәркайда чолгап алган: өйдә дә, эштә дә, урамда да. Пластик эшләнмәләр безнең өчен гадәти нәрсәгә әверелеп бара. Иң мөһиме – материалга игътибар итү кирәк, – дип сөйли Людмила Якимова. – Пластик (полимерлар) – югары молекуляр кушылмалар. Полимерлар үзләре генә агулы түгел, ләкин алар һәрвакыт башка компонентлар белән катышкан. Болар буяулар, стабилизаторлар, антиоксидантлар, пластификаторлар булырга мөмкин”.
Моннан тыш, әгәр дә сүз мономер звенолар китереп чыгарган полимерлаштыру реакциясе турында барса, анда һичшиксез бу полимерлар торган беренчел компонентлар булачак.
“Менә бу тулы булмаган полимерлашу продуктлары нәкъ менә агулы исләр чыгара ала. Аларның товар составында булмавы хәерле. Һәрхәлдә, уенчыклар санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм таләпләр, нормалар нигезендә җитештерелергә тиеш. Кулланучы соравы буенча күрсәтелергә тиешле сыйфат сертификатлары булырга тиеш”, – диде Л.Якимова.
Аның әйтүенчә, уенчыкларда аларның нинди материалдан әзерләнүе турында мәгълүмат белән этикеткалар булырга тиеш.
«Полимерлар нинди булырга мөмкин? Уенчыклар, шул исәптән йомшак уенчыклар да полиэтиленнан, полипропиленнан, полистиролдан җитештерелергә мөмкин. Яки бу сополимер ала торган төрле мономерлар катнашмасы булырга мөмкин. Йомшак уенчыкларның эче шулай ук полимер материалдан – полиэстердан, пенополистиролдан тутырыла, – диде доцент. – Әгәр дә сезнең сатып алган уенчыгыгыз дым тәэсирендә кулларыгызны буяса, әлбәттә, мондый уенчык белән саубуллашу яхшырак. Кәгазьдән яки агачтан ясалган эшләнмәләр экологик яктан чистарак булачак, әмма аларда да аллергия китереп чыгарырга мөмкин булган лак яки буяу бар”.
Пластмасса уенчыкларның һичшиксез зур плюсы – мондый эшләнмәләрне җиңел дезинфекцияләргә мөмкин.
Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Арина Егорова