Алар университет – үз-үзеңне тормышка ашыру өчен яхшы мәйданчык, дип ышана.
Казан федераль университетының мониторинг социологик тикшеренүләр үткәрү комиссиясе студентларның һәм югары уку йортының профессорлар-укытучылар составының социаль хәлен бәяләде.
Октябрь-ноябрьдә үткәрелгән анкета сораштыруында 5720 студент һәм 1139 укытучы катнашкан.
“2022 елда КФУда укулары белән горурлана торган студентлар саны артты, – дип хәбәр итте «Детерминанты социального самочувствия» проекты җитәкчесе, гомуми һәм этник социология кафедрасы профессоры, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Мария Ефлова. – 2019 елда мондый укучылар 48% иде, 2021 – 45%, ә 2022 елда 54% булды”.
Ул билгеләп үткәнчә, студентлар Казан университетын сайлый торган төп сәбәпләр арасында – югары уку йортының абруе һәм билгеле бер белгечлек алу теләге.
“Чит ил студентлары КФУда уку белән горурланып кына калмый, Казанда тулаем алганда тыныч һәм куркынычсыз шартлар булуын да билгеләп үтәләр. Аларның күбесе өчен бу фактор уку йортын сайлаганда мөһим роль уйный. 53 процент Казанны дусларына тәгаен тәкъдим итәр иде. Университетны тәмамлаганнан соң Татарстан башкаласында Казан университетының 39% гына калырга тели”, – дип сөйләде Мария Юрьевна.
Сораштыру мәгълүматлары буенча, студентларның 51% яңадан КФУга сайланган белгечлеккә керер иде.
«Студентларның 76%ы Казан федераль университетының көчле яклары дип мәдәни һәм спорт эшен атыйлар һәм шуның кадәр диярлек 73 %ы – конференцияләр үткәрүне. Студентларның 66 %ы Югары уку йортында фәнни-тикшеренү эшләре өчен бик яхшы шартлар тудырылган дип саный “, – диде М.Ефлова.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, очрашырга туры килә торган кыенлыклар сыйфатында ел саен студентлар даими арыганлык хисе, ирекле вакыт кытлыгы һәм материалны үзләштерү белән кыенлыкларны атый.
Студентлар күбрәк материалны яхшы аңлата белгән (бу хакта сораштырылучыларның 85%ы хәбәр итте), студентларга игътибар белән караган һәм алар белән сыйфатлы кире элемтәне хуплаган (77 % респондент) укытучыларны бәялиләр. Параларда ачык һәм дусларча атмосфера анкеталаштырылган кешеләрнең 74%ы өчен мөһим.
Студентлар өчен өстенлекле әһәмияткә ия булган кыйммәтләр турындагы сорауга 91 процент “тәэмин ителү” дип җавап биргән.
Проект җитәкчесе фикеренчә, бу аларның күбесенең матди кыенлыклар кичерүе белән бәйле, һәм аларга эшләргә туры килә. Әйтик, мәсәлән, читтән килеп укучы студентларының 67 проценты укуны эш белән бергә алып баралар.
Студентлар өчен шулай ук түбәндәге кыйммәтләр зур әһәмияткә ия: сәламәтлек (бу турыда анкеталарны тутырганның 90 проценты билгеләп үтә), иҗади эш (89 процент) һәм гаилә, балалар (84 процент) .
Профессор-укытучылар составына килгәндә, монда картина бераз башка.
«Сораштырылган укытучыларның 94 проценты алар өчен иң мөһиме – сәламәтлек, икенче урында – иҗади эш (93 процент), өченчедә – гаилә һәм балалар (90 процент), ә дүртенче урында – тәэмин ителеш (80 процент) дип саный», – диде М. Ефлова.
Ул вуз укытучыларының 66 проценты КФУда эшләүдән горурлык кичерә, һәм күп кенә педагоглар өчен (65 процент) университет коллективының бер өлеше булу мөһим, дип өстәде. Шул ук вакытта укытучыларның 81 проценты эш урынын үзгәртергә планлаштырмый.
“Күпчелек укытучыларның (мондыйлар 91 процент) студентлары белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаша, – ди М. Ефлова. – Шул ук вакытта алар билгеләп үткәнчә, укытуның сыйфатын саклап калу өчен якынча 590 сәгатьлек оптималь йөкләнеш кирәк”.
Гомуми һәм этник социология кафедрасы профессоры, КФУда эшләүче укытучылар коллективта яхшы атмосфераны, университетның югары абруен һәм уңайлы эш графигын уңай бәялиләр.
КФУ укытучыларының һәм студентларының социаль хәлен мониторинглау тикшеренүләре вузда өченче тапкыр үткәрелде. Алар идарә карарларын кабул итү өчен кирәк һәм белем алучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Авторы: Лариса Бусиль, фото: Юлия Акмурзина