Тәкъдим ителгән 190 эштән конкурсның эксперт комиссиясе 35ен сайлап алды.
«Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме – 2025» конкурсы призерларын бүләкләү тантанасы булды. Казан федераль университеты вәкилләре җиңүче һәм финалист дип игълан ителде.
Төрле номинацияләрдә беренче урыннар Фундаменталь медицина һәм биология институтының «Ген һәм күзәнәк технологияләре» Openlab Фәнни-тикшеренү лабораториясе баш фәнни хезмәткәре Яна Мөхәммәдшинага һәм КФУ Физика институтының квант электроникасы һәм радиоспектроскопия кафедрасының “Перспективные платформы для спиновых квантовых манипуляций” фәнни-тикшеренү лабораториясенең кече фәнни хезмәткәре Маргарита Садовниковага бирелде.
Казан федераль университетының Алабуга институтының хокук кафедрасы мөдире Константин Моратов, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гамәли һәм эксперименталь лингвистика кафедрасы доценты Юлия Вольская, А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының органик материаллар нигезендә нечкә пленкалар булдыру фәнни-тикшеренү лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре Руслан Нагриманов, психология һәм мәгариф институты аспиранты Анастасия Витвицкая финалистлар булдылар. Жюри составында КФУ Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының «Внутрипластовое горение» фәнни-тикшеренү лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, ТР Яшь галимнәр хәрәкәте әгъзасы Ирек Мөхәммәтдинов бар иде.

Конкурсның төп бурычлары: Татарстан Республикасы яшьләре арасында фәнни-тикшеренү эшчәнлеген популярлаштыру һәм стимуллаштыру, республиканың фәнни һәм инновация өлкәләрендә кадрлар потенциалын үстерү, шулай ук Татарстан яшьләре арасында фәнни, фәнни-педагогик һәм фәнни-техник хезмәткәр һөнәренең абруен күтәрү.
«Табигыять фәннәре өлкәсендә иң яхшы яшь галим» номинациясендә җиңгән Яна Мөхәммәтшина сөйләгәнчә, ул 15 елдан артык фән белән шөгыльләнә. Аның эшләре нерв тукымасының структурасын һәм функциясен, шул исәптән нерв тукымасының регенерациясенә ярдәм итә ала торган ген һәм күзәнәк технологияләре ярдәмендәторгызу мәсьәләләренә багышланган. Бу тикшерү “нейрорегенерациянең молекуляр күзәнәк механизмнары” дип атала.
«Әзерлек эш режимында барды. Видео-визитка төзү тәҗрибәсе беренче булды, ләкин бик ошады. Бу мәсьәләдә минем аспирантка Анна Тимофеевага рәхмәт әйтәсе килә, ул миңа ярдәм итте һәм видеомөхәррир булды, ул узган ел “Табигыять фәннәре өлкәсендә иң яхшы аспирант” номинациясендә җиңүче иде, – диде Яна Мөхәмәтшина.

Маргарита Садовникова “Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме – 2025” конкурсында “Табигыять фәннәре өлкәсендә иң яхшы аспирант” номинациясендә катнашу шәхси теләк буларак һәм бер үк вакытта фәндә алга таба үсеш өчен илһамландыручы стимул буларак кабул ителде, дип белдерде. Аның өчен бу үз тикшеренүләренең нәтиҗәләрен республика дәрәҗәсендә күрсәтү, шулай ук әйдәп баручы экспертлардан конструктив кире элемтә алу өчен бик яхшы мөмкинлек була.
“Минем тикшеренү магнит-резонанс спектроскопия ысуллары ярдәмендә кальций фосфатлары нигезендә биоматериалларны өйрәнүгә багышланган. Әлеге материаллар биомедицина кушымталарында, аерым алганда сөяк тукымасының тулы функционалын торгызу максатыннан ортопедиядә, теш казнасы-бит хирургиясендә, имплантологиядә киң кулланыла. Эш КФУ Физика институтының квант электроникасы һәм радиоспектроскопияләре кафедрасы җитәкчесе “Перспективные платформы для спиновых квантовых манипуляций” фәнни-тикшеренү лабораториясе проекты баш инженеры Марат Гафуров җитәкчелегендә башкарылды, – диде җиңүче.
Конкурс ике этапта узды. Читтән торып катнашу этабында, фәнни эшчәнлекне тасвирлап, гариза бирү, шулай ук фәнни казанышлар турында анкета тутыру таләп ителгән. 190 эш арасыннан эксперт комиссиясе 35 эшне – һәр номинациядә бишәрне сайлап алган. Турыдан-туры катнашу этабында үзең турында кыска гына видео-визитка әзерләргә, шулай ук фәнни эшеңне жюри каршында тәкъдим итәргә кирәк иде.
“Төп игътибарны мин презентациягә бирдем, чөнки тикшеренүнең асылын төгәл, структуралы һәм ышандырырлык итеп җиткерү мөһим иде. Минем өчен видео-визитка булдыру процессы аерым ачыш булды, чөнки миңа беренче тапкыр иҗади форматта эшләргә туры килде, Җиңел булмаса да, бик кызык иде. Икенче февральдә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында конкурсның турыдан-туры катнашу туры узды. 7 сәгать дәвамында без 15 эксперт алдында чыгыш ясадык. Киеренкелеккә карамастан, атмосфера илһамландыра торган иде, ярдәм, профессионализм һәм фән белән гомуми мавыгу сизелде», – дип сөйләде Маргарита Садовникова.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Авторы: Анастасия Дехерт, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: ТР Фәннәр Академиясенең телеграм-каналы, ТР Яшь галимнәр һәм белгечләр хәрәкәтенең телеграм-каналы, Маргарита Садовникованың шәхси архивыннан

