КФУ гидрогеологы кар эрүдән нинди сюрпризлар көтәргә икәнлеген аңлатты

Күп сулы язның уңай Һәм тискәре яклары турында.

Яз үз хокукларына аяк басты, һәм тиздән бөтен җирдә гөрләвекләр җыр сузачак. Кыш аномаль карлы булганга,  Татарстанда метеокүзәтүләр тарихында февральдә иң күп явым-төшем булганга, республика шәһәрләрендә һәм авылларында кар суы да күп булыр дип көтелә. Нәрсә көтәргә икәнлеге турында Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының (ИГиНГТ) гомуми геология һәм гидрогеология кафедрасы доценты Илдар Нуриев аңлатты.

Гидрогеолог күп сулы язның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләде.

“Дымның күп булуы – авыл хуҗалыгы тармагы өчен яхшы әйбер. Әгәр кар акрынлап эресә, кар суы туфракка бер метр тирәнлектә сеңәчәк. Бу сабан культуралары, бәрәңге, яшелчәләр үсеше өчен яхшы шартлар тудырачак. Кар һәм бозның эрүе елгаларда һәм күлләрдә су биеклегенең күтәрелүенә китерә, бу исә балыкның уылдык чәчүенә ярдәм итә”, – диде ул.

Шул ук вакытта, Илдар Нуриев әйтүенчә, быелгы яз шактый мәшәкатьләр китерәчәк.

“Нокса елгасы үзәне кебек түбән участокларны су басачак. Казанда кече елгаларның ташуы көтелә. Грунт суларының күтәрелүе нәтиҗәсендә, шәһәрнең Казансуга якын урнашкан, мәсәлән, Яңа Савин районындагы йортларының подвалларын су басарга мөмкин,» – диде эксперт.

Төнлә һава температурасының түбәнәюе су басу процессының акрынаюына ярдәм итәчәк, дип өстәде И.Нуриев.

“Куйбышев сусаклагычында су күтәреләчәк, әмма бу проблемалар тудырмаячак, чөнки ул гидротехник корылмалар белән көйләнә, – диде ИГиНГТ укытучысы. – Шуның белән бергә гравитацион процессларның активлашу куркынычы да бар – җир убылулар, ишелүләр барлыкка килергә мөмкин. Алар Куйбышев сусаклагычы чикләрендә аеруча ихтимал.”

Галим фикеренчә, 2023 елның язында булган кебек, Иделнең сизелерлек саегуы булмаячак.

«Язын кар эрегәндә грунт сулары күләме арта, ә коры җәй һәм көзен явым – төшем аз булу сәбәпле кире процесс күзәтелә, – дип билгеләп үтте ул. – Булган мәгълүматларга караганда, яз көне җир асты суларын эрегән су белән сыекландыру исәбенә аларның сыйфаты чагыштырмача яхшыра. Аерым алганда, аларның гомуми минеральләшүе кими».

Шәһәрдә суүткәргеч суының сыйфатына грунт суларының составы берничек тә йогынты ясамый, ди галим, чөнки кулланучыларга китерелә торган су чистарту уза.

Гидрогеолог шулай ук шәһәрдән карны чыгару һәм утильләштерүнең ни өчен мөһим булуын аңлатты.

“Әгәр кар эре җитештерү объектларының йогынты зоналарында урнашса, ул зарарлы ташланма компонентлары белән пычранган. Юлдан җыелганында газларбелән бүленеп чыккан авыр металлар, юл реагентлары, нефть продуктлары (майлар, бензин, дизель ягулыгы), микропластик, шиннарның резина валчыклары, төрле чүп-чар һәм башкалар бар. Кар эретү комплекслары ярдәмендә карны утильләштерү нәтиҗәсендә кар сулары чистартыла, бу шәһәр территориясен пычратуга юл куймый”, – дип сөйләде И.Нуриев.

Автор: Лиса Бусиль, фото: Алиса Черкасова