КФУ Гавриил Державин юбилеена экскурсия үткәрәчәк

Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә директоры урынбасары Эльмира Әмирханова экскурсовод булачак.

 

14 июльдә шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Россиянең беренче юстиция министры, Татарстанда туып үскән Гавриил Державинның тууына 280 ел була. Бөек якташыбыз юбилее уңаеннан Казан федераль университеты тематик авторлык экскурсиясе оештыра.

Җыелу вакыты һәм урыны – 14 июльдә 10.00 сәгатьтә, Кремль ур., 18 йорт, 4 корп., Казан университетының төп корпусы ишегалды. Экскурсия бер сәгать дәвам итәчәк. Авторлык экскурсиясен тарих фәннәре кандидаты, төбәк тарихын өйрәнүче һәм тарихчы, КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә директоры урынбасары Эльмира Әмирханова үткәрәчәк. Алдан язылу өчен телефон: 8(939)7433955.

«Казан гимназиясендә тәрбияләнүченең Россия тарихына һәм мәдәниятенә гаять зур өлеше замандашлары тарафыннан бик тә хөрмәтләнде, шуңа күрә ул вафат булганнан соң беренче атналарда ук  Казан Император университетында шагыйрьгә һәйкәл кую идеясе туды, – диде Э. Әмирханова. – 280 еллык юбилее көнендә бөек якташыбыз Гавриил Романовичка һәйкәл кую урыннары буенча авторлык экскурсиясенә кушылырга чакырабыз”.

КФУ галиме әйтүенчә, экскурсия, барыннан да элек, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, экскурсоводлар, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләренә исәпләнгән. Шул ук вакытта экскурсиягә теләгән кеше кушыла ала: тирәнтен материал һәркем аңларлык формада биреләчәк.

Э. Әмирханова хәбәр иткәнчә, экскурсия Казанда Гавриил Державинга һәйкәл куюның өч урыны буенча узачак. «Шәһәр буйлап сәяхәт итүче һәйкәл» турындагы хикәя Казан университетының төп корпусыннан алып Лядской бакчасына кадәр дәвам итәчәк.

Әңгәмәдәш искәртеп узганча, 1847 елда Казанда шагыйрьгә һәйкәл ачканнар, ә аның тирәсендә сквер ачканнар. Ул Казан университетының төп корпусы ишегалдында урнашкан. 1870 еллар башында һәйкәлне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры территориясендәге махсус державин бакчасына күчерәләр. Ләкин 1931 елда һәйкәл эретелә, – совет хакимияте патшаларны данлаган һәм аларга хезмәт иткән шагыйрь мондый хөрмәткә лаек түгел, дип санаганнар. Эретелгән һәйкәл трамвай юлларының детальләрен ясауга юнәлдерелгән. Әмма гаделлек тантана итте. Һәйкәлне 2003 елда торгыздылар, – бүген ул Лядской бакчасына килүчеләрне каршы ала.

Киләчәк буын өчен Державин үз исемен мәңгеләштергән бик зур әдәби мирас калдырган. Шагыйрьне Татарстанда, Державинның туган ягында югары бәялиләр. Аңа һәйкәлләр урнаштырылган, Г.Державин исемендәге Лаеш төбәге музее ачылган, Державин укулары үткәрелә, премия тапшырыла. Казан университеты китапханәсендә кунакларны язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче бай китаплар тупланмасы көтә.

Бөек шагыйрь XVIII гасырның рус классицизмы иң зур вәкилләренең соңгысы була. Гавриил Романович туган ягына һәм Казанга булган мәхәббәтен гомере ахырына кадәр саклап кала.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, КФУ фәнни китапханәсенең сирәк китапларын ачыклау буенча эшче төркем расланган.

Автор: Кристина Иванова