КФУ галимнәренең картаюга каршы көрәш эшләнмәләре югары халыкара танылу алды

Каралган алымнар сәламәт гомер чорын сизелерлек озайтырга, тукымаларның регенерациясен яхшыртырга һәм яшь барган саен килеп чыккан авырулар үсеше куркынычын киметергә мөмкин.

Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институты (ИФМиБ) галимнәренең Eternal Youth: a Comprehensive Exploration of Gene, Cellular, and Pharmacological Anti-Aging Strategies  («Мәңгелек яшьлек: картаюгша каршы генетик, күзәнәк һәм фармакологик стратегияләргә анализ») мәкаләсе Халыкара молекуляр фәннәр журналы (International Journal of Molecular Sciences) редакциясе тарафыннан билгеләп үтелде һәм 2024 ел нәтиҗәләре буенча журналда бастырылганнар арасында иң күп йөкләнә торган язмалар исемлегенә керде.

Авторлык коллективына «Ген һәм күзәнәк технологияләре» фәнни-тикшеренү лабораториясе (ФТЛ) мөдире, ИФМиБ генетика кафедрасы профессоры, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең медицина һәм биология фәннәре бүлеге академик-секретаре Альберт Ризванов, ФТЛның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Валерия Соловьева, лабораториянең өлкән фәнни хезмәткәре Кристина Китаева һәм Наталия Блатт (элек ФТЛда эшләгән) кергән.

Казан университеты матбугат хезмәтенә А.Ризванов тикшеренүнең картлыкка каршы терапия һәм яшькә бәйле авырулар белән көрәш өлкәсендәге заманча алымнарга багышлануы турында сөйләде.

“Мәкаләдә картаю процессын акрынайтырга һәм кешенең тормыш сыйфатын яхшыртырга сәләтле генетик, күзәнәк һәм фармакологик стратегияләр карала. Аденоассоциацияләнгән вируслар, сенолитик препаратлар (сенолитиклар – “картаючы” күзәнәкләрнең үлемен сайлап башлап җибәрүче препаратлар классы-искәрмә. ред.) нигезендә генотерапия куллану перспективаларына , шулай ук кәүсәле һәм генетик модификацияләнгән күзәнәкләр белән терапиягә аерым игътибар бирелде», – дип хәбәр итте профессор.

Авторлар картаюга каршы комплекслы алым тәкъдим итә. Ул картая барган күзәнәкләрне алуны, озак яшәүче, мәсәлән, Klotho һәм Sirtuins геннарын активлаштыруны, шулай ук зарарланган тукымаларны һәм органнарны регенерацияләү өчен генетик модификацияләнгән күзәнәкләрне куллануны үз эченә ала.

“Эштә күрсәтелгәнчә, мондый стратегияләрне куллану сәламәт тормыш чорын сизелерлек озайтырга, тукымаларның регенерациясен яхшыртырга һәм яшькә бәйле авырулар үсеше куркынычын киметергә мөмкин”, – диде Альберт Ризванов.

Сүз уңаеннан, 2024 елда Казан университеты биомедикларының берьюлы өч фәнни мәкаләсе журналның югары бәясен алды. Алар авыруларны дәвалаганда кулланыла торган ген технологияләре өлкәсендәге тикшеренүләргә багышланган.

“Безнең мәкаләнең International Journal of Molecular Sciences журналында тәкъдим ителүе мөһим казаныш булып тора. Бу абруйлы халыкара басма күп юнәлешләр буенча, шул исәптән медицинаны да кертеп, беренче квартильгә (Q1) керә,  – Web of Science мәгълүматлары буенча, аның  импакт-факторы югары – 4.9, шулай ук цитаталануы – 8.1. Мәкаләне елның иң күп йөкләп алынган язмалары рәтенә кертү фәнни җәмәгатьчелекнең Казан галимнәре эше белән кызыксынуын һәм аларның  картаюга каршы тикшеренүләрнең алдынгы юнәлешләрен үстерүгә керткән өлешләрен тануын раслый. Мондый журналда басылу Казан федераль университетының фәнни абруен ныгытуга һәм халыкара танылуга ярдәм итә”, – дип нәтиҗә ясады КФУның “Ген һәм күзәнәк технологияләре” фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, вуз вәкилләре Research.com версиясе буенча яңадан иң яхшы галимнәр рейтингында.

Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.

Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Александр Кузнецов