КФУ галимнәре Зур этнографик диктант өчен сораулар әзерләде

Диктантны 3 ноябрьдә Казан университетының Этнографик музеенда да язарга мөмкин булачак.

3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр  җиденче тапкыр «Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясе узачак. Аны Татарстан башкаласында уздыру мәйданчыкларының берсе – Казан федераль университеты. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Милләт эшләре буенча федераль агентлык, ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары дуслыгы йорты Зур этнографик диктантны оештыручы булып тора. Халыкара мәгърифәт-агарту акциясенең максаты – илебездәге халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм традицияләренә кешеләрнең игътибарын җәлеп итү. Бу белем Россия халыкларының татулыгын, милләтара тынычлыгын һәм милли бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә, шулай ук халыкның этнографик белем дәрәҗәсен күтәрә.

“Халыклар күп – ил бер!” – шундый лозунг астында инде җиденче тапкыр “Зур этнографик диктант” акциясе узачак. Ике форматта узачак чарада (сайлап алып) теләге булган һәркем катнаша ала: онлайн рәвештә акциянең рәсми сайтында яисә шулай ук адресларын miretno.ru. сайтында табарга мөмкин булган мәйданчыкларда. Диктант биремнәре тест рәвешендә төзелгән һәм 30 мәсьәләне үз эченә ала. Өстәвенә, 20 сорау – диктантның гомумфедераль өлеше, барлык катнашучылар өчен бердәм, ә 10 сорау – Россия Федерациясенең һәр субъекты өчен уникаль төбәк өлеше. Барлык биремнәрне үтәгән өчен иң күбе 100 балл алырга мөмкин. Диктантны 45 минут эчендә язарга кирәк.

Ел саен Татарстан Республикасы халкы акциягә актив кушыла. ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйтүенчә, Зур этнографик диктантны 2016 елдан бирле оештыралар.

“Әгәр 2016 елда бөтен ил буенча катнашучылар саны 90 меңгә якын кеше булса,  2021 елда – 2,5 миллионнан артык кеше диктант язган. Акциягә кызыксыну елдан-ел арта баруын күрәбез. 173 милләт вәкиле яшәгән Татарстанда узган ел акциягә 30 меңгә якын кеше кушылды», – диде ул.

Министр урынбасары әйтүенчә, быел Татарстан бу күрсәткечне икеләтә яки хәтта өчләтә арттырырга ниятли.

Дамир Натфуллин 2020 һәм 2021 елларда  ковидка каршы чикләүләр белән бәйле рәвештә акциянең онлайн-форматта гына узуын искәртте. Быел онлайн да, офлайн да катнашып булачак. 2022 елда Татарстанда республиканың 39 муниципаль районында, шулай ук Казанда мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре базасында диктант үткәрү өчен 192 мәйданчык ачылачак. Төп мәйданчык 3 ноябрьдә Татарстан Халыклар дуслыгы йорты базасында оештырылачак. Шул ук көнне, 3 ноябрьдә, КФУның Этнографик музеенда (төп бина, Кремль урамы, 18 йорт) 11 сәгатьтән эшләячәк акция мәйданчыгы ачылачак. Ә 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында «Казан Экспо»да диктантны 600 кеше катнашында күпләп язу оештырылачак, дип сөйләде «Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының антропология һәм этнография кафедрасы доценты Елена Фролова әйтүенчә, Казан университеты акция уздыру мәйданчыкларының берсе генә түгел, ә традицион рәвештә диктантның төбәк блогы өчен сораулар да әзерли (РФ субъектларында бер-берсеннән аерыла торган 10 сорау).

“Сораулар гади генә түгел, – диде ул. – Әмма бу акциянең асылы – барлык сорауларга дөрес җавап бирү генә түгел, кызыксыну уяту да. Бу чыннан да зур күпмилләтле илебез халыкларының мәдәнияте, көнкүреше, традицияләре белән кызыксынуны актуальләштерергә тиешле агарту акциясе”.

Елена Фролова искә төшергәнчә, 2016 елдан КФУ акцияне үткәрүдә һәм эксперт буларак катнаша.

“Антропология һәм этнография кафедрасы этнографик диктантның төбәк компонентын әзерләү белән шөгыльләнә. Ягъни төбәк мәсьәләләрен нәкъ менә безнең кафедра галимнәре әзерли. Быел без акция үткәрү мәйданчыгы итеп Казан университетының иң борынгы музеен – КФУның Этнографик музеен тәкъдим итәбез һәм студентларның актив катнашуына ышанабыз», – диде КФУ доценты.

Биремнәргә дөрес җаваплар диктант сайтында 11 ноябрьдә бастырылачак. Бу көнне Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыкларның этнографиясе буенча белемнәренең уртача баллы билгеле булачак.

Автор: Кристина Иванова