Буынтыклы споралы һәм орлыклы үсемлекләрнең 357 төре тасвирланган.
Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтында (ИФМиБ) үсемлек ботаникасы һәм физиологиясе кафедралары галимнәр эшләгән Татарстан Республикасының дару үсемлекләре атласы басылып чыкты.
КФУ Медиакоммуникацияләр үзәгенә ИФМиБ үсемлек ботаникасы һәм физиологиясе кафедрасы мөдире Ольга Тимофеева хәбәр иткәнчә, буынтыклы споралы (биш гаиләдән) һәм орлыклы (65 гаиләдән) үсемлекләрнең 357 төре тасвирлана.
Атласны төзүдә профессор Ольга Тимофеева җитәкчелегендә үсемлек ботаникасы һәм физиологиясе кафедрасы доцентлары Галина Демина, Луиза Кадыйрова, Нина Прохоренко, Ландыш Хөснетдинова катнашты. Бу үсемлек ботаниклары, физиологлары һәм биохимикларының уртак эше нәтиҗәсе.
«Атлас биш бүлектән тора. Беренче бүлектә Татарстан Республикасы территориясендә ландшафтлы районлаштыру һәм үсемлекләрнең төрлелеге үзенчәлекләре турында белешмәләр китерелгән. Икенче бүлектә үсемлекләрне җыюның, әзерләүнең һәм саклауның гомуми киңәшләре җыелган һәм тикшерелгән. Атласның өченче бүлегендә республикадагы дару үсемлекләренең фитохимик составы турындагы мәгълүмат гомумиләштерелгән, аларның шифалы үзлекләре шуңа бәйле. Дүртенче бүлек дару үсемлекләренең морфологик-биологик билгеләренә һәм фармакологик үзлекләренә багышланган. Бишенче бүлектә Кызыл китаптан дару үләннәре тасвирланган», – дип сөйләде О. Тимофеева.
Һәр төр өчен яшәү формасы, морфологик характеристика, чәчәк ату вакытлары, Татарстан чикләрендә фитоценотик яктан яраклашу, шулай ук Россиянең дәүләт фармакопеясенә керәме яки халык медицинасында гына кулланыламы икәне күрсәтелгән. Моннан тыш тасвирламада үсемлек чималын җыюның оптималь сроклары, аны билгеләү һәм аны терапевтик максатларда файдалану формасы турында белешмәләр бар. Һәр төр төбәктәге бер яки берничә фотография һәм таралу картасы белән тасвирланган.
Республиканың дару үләннәренә иң бай районнары турындагы сорауга җавап биреп, О.Тимофеева, сүз аерым үсемлекләр турында барырга мөмкин, аларның кайберләре Татарстан территориясендә киң таралган, икенчеләре сирәк очрый, шулай ук республиканың барлык районнарында да, ә өченчеләре, чыннан да, аерым урыннарда гына таралган, дип билгеләп үтте.
«Күпчелек дару үләннәре – ачык үсү урыннарындагы, болыннардагы, аланнардагы, далалардагы, шулай ук елга үзәннәрендәге үсемлекләр. Татарстанның төрле районнарында тигез территорияләр кеше тарафыннан шактый үзләштерелгән һәм авыл хуҗалыгы җирләре өчен актив кулланыла. Дару үсемлекләренең иң күп төр төрлелеге сөрелми торган территорияләрдә: ерганаклар челтәрендә, калкулыкларда, елга тугайларында, Үрге Кама аръягы районнарында, шулай ук саклана торган территорияләрдә калган. Атласта һәр төр үсемлек өчен аның таралу картасы тәкъдим ителә», – диде кафедра мөдире.
Атласка республика территориясендә чикле таралган яисә аз санлы популяциядә тәкъдим ителгән, региональ һәм федераль дәрәҗәдә саклана торган уникаль үсемлекләр кертелгән.
“Мәсәлән, “тимьян клоповый” Татарстанның көньяк-көнчыгышында, яфраксыз татлы тамыр – төбәкнең төньяк-көнчыгышында гына таралган. Татарстан Республикасының Кызыл китабы составына керә торган 34 төр дару үсемлекләре арасында Орхидныйлар гаиләсеннән өч төр (неоттинея обожженная, пальчатокоренник Руссова, шлемоносный ятрышник) Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән, – диде кафедра җитәкчесе.
Хәзерге вакытта җыентыкны Татарстан һәм Мәскәү китапханәләрендә табарга була.
Ольга Тимофеева әйткәнчә, мәгълүматлар базасын тулыландыру мөмкинлеге белән бастырылган Татарстанның дару үсемлекләре атласын электрон ресурс итеп эшләү планлаштырыла. Проектка күрше республикалардан, мәсәлән Башкортстан һәм Марий Эл галимнәрен җәлеп итү мөмкинлеге каралачак.
«Без шулай ук Татарстан Республикасының агулы үсемлекләре атласын булдырырга планлаштырабыз», – диде Ольга Тимофеева.
Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Алиса Черкасова