Гомуми экология кафедрасы профессоры Марина Фәрдиева Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертеләчәк сирәк үсемлекне урманда ничек белергә икәнлеге турында сөйләде.
Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының гомуми экология кафедрасы хезмәткәрләре ТР Лаеш районында орхидиянең яңа төрен таптылар.
“Яшел яфраклы төн миләүшәсе орхидеясе, яки рlatanthera chlorantha элегрәк Татарстан Республикасы территориясендә күренмәгән (КФУ гербариенда мәгълүматлар юк). Әмма чиктәш территорияләрдә – Марий Эл, Чувашия, Мордовия, Ульяновск өлкәсендә, ул очрый, төрнең сирәклек категориясе – 2 яки 3 – даими мониторингка мохтаҗ яки сирәк төр. Татарстан Республикасының Кызыл китабында (2016), шулай ук “ТР сусыл үсемлекләр” (2000) гомуми сводкасында Татарстан өчен орхидеялылар гаиләсендә ике яфраклы (рlatanthеra bifоlia) төн миләүшәсе генә билгеләнгән. Әгәр чиктәш территорияләрдә яшел яфраклы төн миләүшәсе очрый икән, республика территориясендә дә бу төр булырга тиеш икәнлеген аңлый идек, әмма бу үсемлекне озак вакыт таба алмадык. Ул гына да түгел, аның безнең республикада кайчан да булса очравы турында бернинди искәрмәләр дә юк, – дип сөйләде КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының гомуми экология кафедрасы профессоры Марина Фәрдиева.
Галим орхидеяның бу ике төре бик охшаш, дип билгеләде. Белгеч булмаган кешегә аларны аеру кыен.
“Икеяфраклы төн миләүшәсеннән аермалы буларак, яшел яфраклысы беркайчан да зур тупланмалар булып үсми. Күбесенчә яфраклы һәм киң яфраклы урманнарда, дымлы йомшак туфракта очрый, аның ареалы киң яфраклы урманнар зонасы белән туры килә, анда имән дә була. Икеяфраклы төн миләүшәсеннән аермалы буларак, яшел яфраклысы – күләгәдә дә үсүчән. Рlatanthera chlorantha берничә аеру билгеләренә ия: ялтыравык һәм эре, киң күкәй сыман җәенке яфраклы, ләкин иң мөһиме, аны рlatanthеra bifоlia дан аерып торучы билге, бу – чәчәкләр һәм чәчәклекләр. Яшел яфраклы төн миләүшәсендә алар эрерәк (диаметрында 2,5-3 сантиметр) һәм аларның ланцет иреннәре яшел диярлек, ә ике яфраклы төн миләүшәсенеке – сызыкча, таррак һәм, кагыйдә буларак, ак. Моннан тыш, яшел яфраклы төн миләүшәсенең чәчәк яны яфраклары киң һәм озын, ә ике яфраклыныкы – кыска һәм тар”, – диде Марина Борисовна.
КФУ вәкилләре 30 ел эзләгән үсемлекне торфлы каенлыкта таба алганнар.
«Бу участокта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты хезмәткәрләре, кошлар санын өйрәнүче орнитологлар (О.Аскеев һәм И.Аскеев), шулай ук безнең гомуми экология кафедрасы хезмәткәре, доцент Денис Тишин эшләде. Бутоннар һәм чәчәк ату стадиясендә булган “кызыклы үсемлек” фотосурәтен таптылар безгә җибәрделәр. Үсемлекнең чәчәкләре ачылмаган булса да, без аның ниндидер яңа төр булуын аңладык. Ике атнадан соң без чәчәк атуын күрү һәм “кызыклы үсемлек” билгеләү өчен каенлыкка киттек, – дип аңлатты М. Фәрдиева.
Гомуми экология кафедрасы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының биотөрлелек буенча Дәүләт комитетының дәүләт биремендә катнаша – ТР Кызыл китабы өчен үсемлекләрнең һәм хайваннарның сирәк төрләрен мониторинглау һәм эзләү, махсус саклана торган табигать территорияләрен инвентаризацияләү белән шөгыльләнә. Галимнәр бу участокны Татарстан Республикасының махсус саклана торган яңа табигый территориясен булдыру һәм оештыру өчен тәкъдим итәргә телиләр.
Марина Фәрдиева кафедра хезмәткәрләре Вадим Прохоров һәм Надия Шәфигуллина белән бергә 40-48 сантиметр биеклектәге дүрт үсемлек тапкан. Галимнәр чәчәк пумаласының зурлыгы – 20-25 см, «ирен» озынлыгы 1,5 см. Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертергә кирәк булган Platanthera chlorantha дан тыш, урманның шул ук участогында инде китапка кергән тагын берничә төр орхидея табылды – башлыксыман төертамыр (оrchis militaris) һәм күкәйсыман листера (listera ovata).
Дөньяда орхидеяләрнең 25 меңгә якын төре бар, әмма алар, нигездә, тропикларда һәм субтропикларда үсә. Россия Федерациясенең гаять зур территориясендә 150 төр генә үсә, чөнки алар өчен шартлар бик үк туры килми. Орхидеяләрнең күпчелек өлеше республика һәм өлкәләрнең, шулай ук Россия Федерациясенең кызыл китапларына кертелгән.
Орхидеяларның сирәк булуы кайбер үзенчәлекләргә бәйле: орхидеяләрнең орлыклары күләме һәм зурлыгы буенча бик вак, серкә кебек, ләкин алар бер җимештә 4 меңнән 4,5 меңгә кадәр, кайвакыт аннан да күбрәк. Мондый орлыклар, туфракка эләгеп, үзләре генә үсә алмый, чөнки туклыклы тукыма юк. Алар симбиотроф гөмбә табылса гына үсә. Мондый гөмбәләр туфракта бар. Гөмбәләр орлыклар белән симбиотик бәйләнешкә керә. Өч ел дәвамында гөмбәләр бу орлыкны туендыра, һәм яралгы җир астында 2-4 ел үсә. Беренче ювениль үсемлекләр 4-5 нче елга күренә башлый. Бары тик 8-10 нчы елга гына матур чәчәкле орхидея үсә, – дип аңлатты М.Фәрдиева.
Орхидеяләр – шактый таләпчән үсемлекләр, шуңа күрә аларның яшәү урыннарын сакларга кирәк, дип саныйлар галимнәр.
“Бүлбеле орхидеяләрнең күпчелеге кебек үк, төн миләүшәсе бөтен гомер буена орхидеяләрнең үзенә бертөрле “имезүчеләре” булган гөмбә-симбиотлар микоризасы белән бәйле. Әгәр туфрак тыгыз, тапталган, үләннәр күп булса, орлыклар начар үсә, ә гөмбәләр дым җитмәү һәм туфрак тыгызлану сәбәпле барлыкка килми. Орхидея орлыклары үлә башлый, чөнки аларның туклыклы тукымасы (эндоспермы) юк, ә яралгысы бик вак. Шуңа күрә орхидеяләр сирәк очрый. Орхидеяләр стратегия буенча – патиентлар, алар конкуренциядән качалар, шуңа күрә еш кына үлән аз үскән участокларда үсә. Әгәр симбиотроф гөмбәләр кипсә, орлыклар корылык вакытында да һәлак булырга мөмкин. Бик күп микъдарда туклыклы матдәләр булган орхидея бүлбеләре белән еш кына хайваннар туклана. Моннан тыш, декоратив максатларда гадәти булмаган орхидеяләр чәчәк җыйганда юкка чыга яки кайчакта утырту өчен казып алына, ләкин бу файдасыз, чөнки башка шартларда алар үсеп китми”, – дип сөйләде КФУ профессоры.
Биология фәннәре докторы фикеренчә, быел урманнарда орхидеяләр чәчәк атуга иртә һәм аномаль эссе яз тәэсир иткән. Якын арада гомуми экология кафедрасы хезмәткәрләре үзләре тапкан үсемлекнең гибрид түгел, ә нәкъ менә шушы сирәк төр вәкиле булуына инану өчен “рlatanthera chlorantha”га генетик анализ үткәрергә тели. Орхидеянең фоторәсемнәре һәм тасвирламалары РФ Фәннәр академиясенең Ботаника институтына (Санкт-Петербург) җибәрелде.
Элегрәк без КФУның Ботаника бакчасында азалияләр һәм камелияләр чәчәк атуы турында хәбәр иткән идек.
Автор: Лариса Бусиль, фото: Вадим Прохоров