Имплантат пациентка куелган инде. Операция һәм тернәкләндерү РКХ базасында уңышлы узды, бүген аны өенә чыгардылар.
1,5 ел дәвамында Казан федераль университеты, Казан дәүләт медицина университеты һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе галимнәре бер үк вакытта сынуны теркәп бара һәм очлыкларның үлекле инфекцияләрен дәвалауга ярдәм итә торган имплант эшләделәр.
1 нче номерлы травматология бүлегенең травматолог-оропеды Рәшит Шәфигуллин әйтүенчә, проблема актуаль булып тора, аны хәл итүгә аяк-куллар җәрәхәтләренең йогышлы өзлегүләре булган махсус хәрби операция сугышчыларын дәвалау сыйфатын яхшырту теләге этәргән. Галимнәр һәм табиблар МХО сугышчысының аягын коткарды. Ир-атның аяксыз калу куркынычы булган.

КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институтының компьютер математикасы һәм информатикасы кафедрасы мөдире Оскар Саченков җитәкчелегендә «Н.Г. Чеботарев исемендәге Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институты» («НИИММ им. Н.Г. Чеботарева») фәнни – тикшеренү үзәгенең тышчалар механикасы лабораториясе тикшеренүчеләре командасы бактериаль инфекцияләр, шул исәптән алтынсу стафилококк (Staphylococcus aureus) китереп чыгарган инфекцияләр белән зарарланган сынган урыннарны дәвалау өчен билгеләнгән сөяк эчендәге (интрамедулляр) штифтны тәкъдим итте.
Казан дәүләт медицина университетының травматология, экопедия һәм экстремаль хәлләр хирургиясе кафедрасы мөдире Илдар Әхтәмов клиник апробациядә катнашты, ә Казан дәүләт медицина университетының гомуми патология кафедрасы мөдире Сергей Бойчук Р.Шәфигулин белән берлектә рәшәткәле имплантатларда сөяк цементыннан антибиотиклар бүлеп чыгаруны өйрәнде.
“Аның төп үзенчәлеге булып катлаулы топологиянең челтәр сыман структурасы тора, аның ирекле күләменә антибиотиклы сөяк цементы урнаштырыла. Штифтны урнаштырганнан соң дару препараты акрынлап цементтан чыгарыла, инфекциягә турыдан – туры сөяк зарарланган зонада йогынты ясый», – дип ассызыклады «НИИММ им. Н.Г. Чеботарева» Павел Большаков.

Эшләнмәнең төп өстенлекләренең берсе-штифтның челтәр өлешенең оптимальләштерелгән топологиясе антибиотик элюциясен, ягъни аны чыгару тизлеген һәм дәвамлылыгын шактый яхшырта. Антибиотик ким дигәндә ике тапкырга интенсиврак бүленеп чыга һәм стандарт конструкцияләрне куллануга караганда ике тапкырга озаграк эшли.
Иң төп проблемаларның берсе – лаборатория карамагында металлар, аерым алганда титан белән эшләү өчен үз 3D-принтерының булмавы. Аның базасында бары тик пластик прототиплар гына җитештерүгә ирешелде, әмма проблеманы 3D-принтерлар эшләүдә махсуслашкан «Эксклюзив карарлар» ҖЧҖ партнерлык оешмасы белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә хәл итәргә мөмкин булды. Коллаборация кирәкле үрнәкләрне оператив рәвештә металдан ясарга мөмкинлек бирде.
“Штифт үзе биоинерт үзлекләргә ия титан эретмәсеннән эшләнә, бу аны медицинада куллану өчен куркынычсыз итә. Челтәрсыман структура геометриясенең катлаулылыгы аркасында эшләнмәне аддитив технологияләр кулланып кына әзерләп була. Моның өчен селектив лазерлы пешерү ысулы (SLS-басу) кулланыла, ул бирелгән микроструктураны төгәл кабатларга һәм ахыргы эшләнмәнең ныклыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», – дип сөйләде «Н.Г. Чеботарев исемендәге НИИММ» фәнни-тикшеренү үзәгенең тышчалар механикасы лабораториясе фәнни хезмәткәре Никита Харин.
Эшләнмә өчен патентка гариза бирелгән инде. Моннан тыш, ачыкланган эффектлар һәм алынган мәгълүматлар нигезендә команда А.М. Бутлеров исемендәге Химия институтының «Синтетик полимер материаллар һәм композитлар» фәнни-тикшеренү лабораториясе белән берлектә медицинага караган яңа эшләнмәләр проектлый. Эшләнгән рәшәткә механик сынауларны гына түгел, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының «Микроорганизмнар генетикасы» фәнни-тикшеренү лабораториясендә КДМУ белән берлектә биомедицина сынауларын да узды. Казан университеты студентларының да керткән өлеше зур булып чыкты. Мәсәлән, «Н.Г. Чеботарев исемендәге НИИММ» тышчалар механикасы лабораториясенең лаборант-тикшеренүчесе Игорь Беспалов җитәкләгән төркем Кече студент конструкторлык бюросы (МСКБ) кысаларында эксперименталь тикшеренүләр үткәрү өчен җиһазлар булдыру буенча техник мәсьәләләрне чишкән.
“Штифтның челтәрле структурасы антибиотикларны инфекция учагына китереп кенә калмый. Стандарт аналоглардан аермалы буларак, рәшәткәле микроструктуралы штифт сөяк-ми каналында даруны тагын да интенсив һәм озаккарак чыгаруны тәэмин итә, бу дәвалауның нәтиҗәлелеген арттырып һәм рецидивлар куркынычын киметеп, инфекцияне туктатырга мөмкинлек бирә», – дип ассызыклады Рәшит Шәфигулин.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, аягына имплантланган штифтлы пациентның клиник хәле тотрыклы, ә операциядән соңгы яралар тулысынча төзәлгән. Лаборатор анализлар нәтиҗәләре инфекциянең уңышлы басылуын раслый. Имплантациягә кадәр пациент тышкы фиксация аппараты кулланып дәвалануда булган, ул ярадан чыккан рецидивацияләүче үлек һәм даими ялкынсыну процессы белән барган.
Хәзерге вакытта сөяк цементыннан антибиотик бүленеп чыгуның артуына китерүче сәбәпләрне өйрәнү һәм очлыкларның башка сегментлары өчен имплантатлар эшләп чыгару дәвам итә.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Авторы: Рүфинә Гыймалетдинова, Әминә Морат, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, РКХ матбугат хезмәте, фото: Рүфинә Гыймалетдинова, Михаил Захаров, «Татар-информ ” мәгълүмат агентлыгы

