Фәнни лекторий Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә уза.
Бүген, 14 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә «Нанолаборатория на чипе» лекциясен КФУ Физика институтының «Гибрид оптик сенсорлар» Фәнни-тикшеренү лабораториясе өлкән фәнни хезмәткәре Максим Пудовкин укыячак.
Ул мәсәлән, кеше каны плазмасында молекулаларның бик түбән концентрацияләрен билгеләү, микротранзистор яки биологик күзәнәк кебек объектларның локаль температурасын үлчәү кебек фәннең үзенә хас бурычларны хәл итүнең заманча ысуллары турында сөйләячәк.
КФУ Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының Динне өйрәнү кафедрасы профессоры Юлия Матушанская «Библия серләре: заманча фән күзлегеннән библия вакыйгалары» лекциясендә игътибарны дөньякүләм мәдәнияткә йогынты ясаган, яхшылык һәм яманлык булу турында кыйммәтләр һәм күзаллаулар формалаштырган китапка юнәлтәчәк. Лекция 15 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә узачак.
“Mass Effect трилогиясендә технология. Киберпанкның файдасы һәм зарары турында” – КФУ Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының Социаль философия кафедрасы доценты Самсон Либерман лекциясе шулай дип атала. Ул 17 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә булачак. Чарада туры вакытның вакыйгаидан нәрсә белән аерылуын һәм аларның Кытай космотехникасы һәм киберпанкы белән ничек бәйле булуын белергә мөмкин.
Шунысын да билгеләп үтик, 10 сентябрьдә узган лекциядә КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы җитәкчесе Илгизәр Рәхимов спикер булды. Аның лекциясе “Орнитолог белән экскурсия” дип аталды.
Казан университеты вәкилләре катнашында “Milmax Science Kazan-2023” фәнне популярлаштыру фестивале узды, аның төп академик партнеры КФУ булды дип хәбәр иткән идек.
Автор: Лариса Бусиль