Татар Сарсазы авылы янында бронза бизәнү әйберләре хәзинәсе, ә иң мөһиме – яңа шәһәрлек табылган.
Казан федераль университеты һәм Мәскәүнең «Археология Восточно-Европейской равнины» компаниясе экспедициясе борынгы мәдәниятләр географиясе турындагы күзаллауларны үзгәртә торган ачыш ясады. Татарстанның Менделеевск районы Татар Сарсазы авылы янында бронза бизәнү әйберләре хәзинәсе, ә иң мөһиме – яңа шәһәрлек табылган, ул пьянобор культурасының иң көнбатыш урнашу ноктасы булып чыкты.
2026 елның августында археологлар элек билгеле булмаган, безнең эраның II – III гасырларына караган «Татар Сарсазы I шәһәрчеге» дигән һәйкәл тапканнар. Казу эшләре барышында өч пластинадан торган бронза түшлек һәм күн баулары сакланган аяк киеме декоры детальләре табылган. Мөгаен, бу билгесез сәбәпләр аркасында хуҗалары тарафыннан яшерелгән хатын-кыз костюмының әзер комплекты булгандыр.

Хәзер, табылдыклар беренчел фәнни эшкәртү узгач, КФУның археология һәм этнология кафедрасы доценты Рузил Саттаров ачышның әһәмияте турында сөйләде.
“Нәкъ менә Татар Сарсазы шәһәрчегендә хәзинә – костюм бизәнү әйберләре табылуы уникаль”, – дип аңлатты тикшеренүче.
Табылдык иртә тимер гасырының (безнең эрага кадәр II гасыр – безнең эраның III гасыры башы) пьянобор культурасына карый. Галимнәр төбәкнең билгеле хәзинәләре: Ахтиаль хәзинәсе (хәзерге Менделеевск районы территориясендә 1913 елда ук табылган) һәм Удмуртиянең Каракулинский районында табылган хәзинәләр сериясе (Дубров, Илнеш, Трошков хәзинәләре) белән охшашлыклар үткәргәннәр инде. Археолог Владимир Генинг билгеләп үткәнчә, мондый комплексларның Түбән Кама бассейнында туплануы трансконтиненталь сәүдә юлларының эшләве белән бәйле.

Мондый хәзинәләрдә импорт предметларының булуы аеруча кызыксыну уята. Мәсәлән, Ахтиаль хәзинәсе составында безнең эраның I гасыр ахыры – II гасыр башы белән даталанган Италиядә (бәлки, капуанда) ясалган рим бронза савытлары табылган. Бу рус кенәзлекләре барлыкка килгәнче үк җирле халыкның антик дөнья белән бәйләнешен күрсәтә.
“Табылган хәзинә-ул, үз чиратында, шулай ук уникаль күренеш, чөнки мондый хәзинәләр алай күп түгел. Алар барысы да нәкъ менә Татарстанның көнчыгыш районнарына, Каманың уң ярына һәм Удмуртиянең көньяк-көнбатышына карый. Бу табылдыкларның күбесендә рим әйберләре бар”, – дип ассызыклады Казан университеты доценты.
Һәйкәлне фәнни яктан өйрәнү күрсәткәнчә, Татар Сарсазы янындагы шәһәрлек – пьяноборлар яшәгән иң көнбатыш нокта. Элек бу мәдәниятнең чикләре бераз көнчыгыштарак уза дип саналган.
“Бу һәйкәлләр пьянобор мәдәниятен урнаштыру системасы, безнең эра чигендә яшәгән кешеләр турындагы күзаллауларыбызны тулыландыра. Алар бу халыкның никадәр еракка керүен һәм Көнбатыш чикнең якынча кайда узуын турыдан-туры күрсәтәләр”, – дип аңлатты археолог.

Хәзер белгечләр 2027 елга планлаштырылган масштаблы казуларга әзерләнәләр. Төп сорауга җавап табарга кирәк: бу куркыныч янаганда яшерелгән хәзинә булганмы, әллә ритуаль комплексның бер өлешеме? Бу проблеманы хәл итү пьяноборлар тарихын гына түгел, ә аларның антик цивилизация белән багланышлары характерын да яхшырак аңларга ярдәм итәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яңа археология һәйкәлләрен табу хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында Казан федераль университеты һәм «Археология Восточно-Европейской равнины» ҖЧҖ хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Автор: Рузалия Хәкимуллина, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Рузил Саттаров, Виктор Морозов

