Алынган мәгълүматлар табигый бәла-казалар фаразларының дөреслеген арттырырга ярдәм итәчәк.
Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институты (ИГиНГТ) вәкилләре Башкортстан Республикасында урнашкан Аслыкүл күленә экспедиция вакытында сейсмоакустик тикшеренүләр үткәрделәр һәм бу төбәктәге үткәндәге климатны реконструкцияләү өчен су төбе катламнарының пробаларын алдылар. Алынган мәгълүматлар табигый бәла-казалар фаразларының дөреслеген арттырырга ярдәм итәчәк.
“Без “Глобальные климатические вызовы на территории России: ретроспективный анализ, прогноз и механизмы адаптации” мегагранты нигезендә эшлибез. Аны КФУ Россия Фәннәр академиясенең география институты һәм РФАның тагын берничә институты белән берлектә гамәлгә ашыра. Безнең тарафтан алынган мәгълүматлар соңгы меңьеллыкларда тикшерелә торган төбәкнең табигый шартларын реконструкцияләргә һәм заманча геодинамик процессларны бәяләргә ярдәм итәчәк”, – дип сөйләде экспедиция җитәкчесе, ИГиНГТның фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Павел Крылов.
2024-2026 елларга исәпләнгән проект үзгәрүче климат шартларында Россиянең табигый һәм социаль-хуҗалык системаларын үстерүнең озак вакытлы динамикасын, заманча трендларын һәм мөмкин булган траекторияләрен бәяләү һәм җәмгыятьне яңа климат шартларына җайлаштыруның нәтиҗәле механизмнарын эшләү максатын күздә тота.
Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының «Палеоклиматология, палеоэкология, палеомагнетизм» фәнни-тикшеренү лабораториясе өлкән фәнни хезмәткәре Лина Косарева әйтүенчә, күлләр соңгы меңьеллыкларда булган палеоэкологик үзгәрешләр турында мәгълүмат саклаучы кыйммәтле архивлар булып тора.
“Су төбе катламнары, катламлап җыелып, үз составларында локаль, региональ һәм планетар дәрәҗәдә булган үзгәрешләрне чагылдыра. Күл катламнарындагы керннарны сайлап алу һәм җентекле комплекслы тикшерүләр климат үзгәрешләрен һәм седиментация үзенчәлекләрен югары төгәллек белән реконструкцияләргә мөмкинлек бирә», – дип сөйләде ул.
Уникаль җиһазлар ярдәмендә галимнәр 4 метрга кадәр озынлыктагы керн колонкалар ала алды.
“Башкортстанның иң зур күле акваториясендә 16 километр озынлыктагы сейсмоакустик профильләү үткәрелде. Ул утырма калынлыгының үзенчәлекләрен ачыкларга һәм керн колонкаларын бораулау өчен иң яхшы урыннарны сайларга мөмкинлек бирде, – дип аңлата Л.Косарева. – Сулыкның үзәк өлешеннән 4 җирдән проба алынды. Өч колонкадан без 560 үрнәк коллекция алдык. Бер керн колонка фотога төшерү өчен сайлап алынган. Кернны алга таба тикшерүләр безнең институт һәм РФА география институты лабораторияләрендә үткәреләчәк”.
Күл катламнарын литологик, геохимик, изотоп, петрофизик, петромагнит, палеомагнит, микроскопик һәм палеобиологик методлар ярдәмендә өйрәнергә кирәк.
“Су басулар, давыллар, янгыннар, аномаль эсселек яки салкынлык чоры кешеләрнең гомерен алып китә, инфраструктураның җимерелүенә һәм уңышның югалуына китерә, – ди галим. – Климат хәвефләрен бәяләү табигать күренешләрен һәрьяклап өйрәнүне таләп итә. Климат тарихын белү аның киләчәктә үзгәрү тенденцияләрен билгеләргә мөмкинлек бирә. Палеоклиматик реконструкцияләр үткәрү аны модельләштерү һәм фаразлау өчен кирәк”
Проект буенча эш кысаларында алынган мәгълүматлар галимнәргә үткәндәге климат үзгәрешләренең закончалыкларын билгеләргә, төбәк климаты динамикасы моделен төзергә һәм табигый бәла-казалар фаразларының дөреслеген арттырырга ярдәм итәчәк.
Материалны өлешчә яки тулысынча күчереп бастырганда, шулай ук цитаталар китергәндә КФУ матбугат хезмәтенә сылтама ясарга кирәк.
Автор: Лариса Бусиль, фото: Айрат Давытов