КФУ галимнәре бал кортларының файдасы турында аңлаттылар

Университет белгечләре бал кортлары турында эксперт фикере белән уртаклаштылар.

Кеше күзаллавында бал кортлары – тыныч, хезмәт сөючән бөҗәкләр. Чәчәкләрдән нектар җыялар, бал җитештерәләр һәм әле моның белән генә бетми. Умарта җилеме – прополис, серкә, балавыз, шулай ук ялкынсыну авыруларын дәвалауда кулланыла торган умарта агуы да файдалы үзлекләргә ия. Әлеге продуктларның һәрберсе турында без Казан федераль университеты экспертларыннан сораштык.

Бал кортлары гаиләсе, кагыйдә буларак, я умарталарда, я табигый шартларда, мәсәлән, карт агач куышларында яши. Торактагы ярыкларны тутыру өчен бөҗәкләр уникаль бактерицид матдә – прополисны, яки икенче төрле итеп әйткәндә, умарта җилемен кулланалар.

“Кайбер очракларда бөҗәкләр аны умарта оясына эләгүче нинди дә булса корткычларны мумификацияләү өчен кулланалар. Әгәр анда, мәсәлән, кәлтә, тычкан яки башка хайван эләксә һәм ул умартада үлә икән, оя буйлап инфекция таралмасын өчен, бал кортлары аны прополис белән каплый», – дип сөйли Экология, биотехнология һәм табигатьтән файдалану институтының гамәли экология кафедрасы профессоры Мәлик Мөкминов.

Кеше прополисны тышкы куллану өчен  косметология, стоматология өлкәсендә дару препаратлары ясаганда төрле өстәмәләр сыйфатында куллана, чөнки матдә, КФУ медиакоммуникацияләр үзәге белән сөйләшүдә апиолог билгеләп үткәнчә, уникаль терапевтик үзлекләргә ия.

“Җилем, кагыйдә буларак, агач һәм үсемлекләрнең сумалалы бүлендекләреннән җыела. Җәйге чорда бал кортлары бу ябышкак җепләрне йөртә алалар һәм, димәк, алардан инде прополис ясыйлар. Бу бал кортларының тереклек эшчәнлеге продукты түгел – бик еш кына гади кешеләрдә мондый ялгыш фикер  очрый, ә уникаль үзлекләргә ия табигый матдә. Практик умартачылар аны җыялар һәм тормышта кулланалар», – дип мифны фаш итте М.Мөкминов.

Бал кортлары – иҗтимагый бөҗәкләр, алар гаиләләре белән яшиләр, гаилә әгъзалары арасында төрле бурычлары булган аерым төркемнәр бар: эшче бал кортлары чәчәк нектары эзлиләр, балны кәрәзләрдә туплыйлар, «сакчылар» чит умарталарга кертмиләр, «разведчиклар» бал бирә торган культуралар булу – булмавын тикшерәләр, «слесарьлар» умарта оясын ремонтлыйлар һ.б. Эшчеләр ике төрле продукт – чәчәк нектары ул бал кортлары рационының углевод өлеше булып тора, аннан алар бал җитештерә, шулай ук серкә җыялар.

“Чәчәк серкәсе-ул үсемлекләрнең ата җенес күзәнәкләре, аларны бал кортлары җыя, шарларга тәгәрәтә, аларны үз бизләренең ферментлары белән баета, бал өсти, консервлый. Консервациядән һәм кәрәзләрне ячейкаларга ябып куйганнан соң алынган Продукт “перга” яки “умарта икмәге” дип атала», – дип аңлатты профессор. – Перга халык медицинасында да, традицион медицинада да биологик актив өстәмә буларак киң кулланыла»

Икенче табигый продукт-умарта балавызы – бу бөҗәкләрнең төп төзелеш материалы. Балавыз махсус бизләрнең ясалмасы булып тора, алар балавыз көзгеләре дип атала һәм бал кортлары тәнендә урнаша. Бу микроскопик плиткалар ярдәмендә бал йөртүчеләр кәрәзләр төзиләр.

“Дәвалау үзлекләре турында сөйләү авыр. Нигездә балавызны шәмнәр, кремнар, битлекләр ясаганда, косметик процедураларда кулланалар”, – дип уртаклашты эксперт.

Умарта агуы, яки апитоксин-ул биоактив матдә. Шулай итеп бал кортлары үз гаиләләренең иминлеген һәм дошманнарын умарталардан куып чыгаруны тәэмин итә. КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының Зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты, Рус энтомология җәмгыятенең Казан бүлеге рәисе Николай Шулаев әйтүенчә, агуны бал кортлары, шөпшәләр һәм төклетуралар синтезлый.

“Аларның агу бизләре бар, ул корбан яки һөҗүм итүченең тәненә ук аша сибелә. Ул тирегә батып керә һәм аның аша, энә аша үткән кебек, агу күчә. Беренчедән, ул тукымаларны эретә. Моннан тыш, безнең организмны мобилизацияли ала торган матдәләр бар, шуңа күрә медицинада апитерапиядә, ревматизмны һәм башка авыруларны дәвалаганда кулланыла”, – дип ачыклык кертте энтомолог.

Шуны истә тотарга кирәк: умарта агуы аллергикларга зур куркыныч тудыра. Бу бөҗәк тешләвеннән үлем очраклары күзәтелә, дип хәбәр итте Н.Шулаев. Чаккан очракта тиешле дару препаратлары булырга тиеш.

Элегрәк КФУда төче чиянең йокыга тарта торган уникаль үзлеге турында сөйләделәр.

Автор: Алисә Гайнетдинова, КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты, фото: Инна Басыйрова