КФУ галиме заманча католицизм турында лекция укыячак

Milmax Science фәнни лекториясенә теркәлү дәвам итә.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 13 гыйнварда Milmax Science лекториясе була. “Яшь әти” һәм “Яңа әти” сериаллары: дини анализ һәм фикер алышу” лекциясе белән Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының дин белеме кафедрасы ассистенты, татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал (Татар китабы йорты) мемориаль фатиры директоры Айдар Шәйхин чыгыш ясаячак.

Чара Паоло Соррентино сериалларында чагылдырылган католик чиркәү проблемалары турында фикер алышу форматында узачак.

“Яшь әти” һәм “Яңа әти” сериаллары массакүләм тамашачы өчен билгеле булмаган, католик чиркәү очрашырга мөмкин нигезләмәләрне күрсәтә.

Айдар Шәйхин белән очрашу заманча дин һәм Рим-католик чиркәвенең тарихы белән кызыксынучыларга файдалы булачак. Ул кинематографияне яратучыларга да, Италия режиссеры иҗатына гашыйкларга да кызык булачак.

Чыгыш барышында спикер католик фундаментализм проблемасы һәм хәзерге дөньяда католик чиркәүне яңарту турында сөйләү урынлымы дигән темага да кагылып үтәчәк.

“Бер яктан, мондый теманы күтәрү һәрвакыт урынлы булуы ачык. Әмма, икенче яктан, гади кеше мондый католик дөнья эчендә фикерләрнең төрле юнәлешләре барлыгын һәрвакытта да аңлый алмый», – дип саный А. Шәйхин.

Лекцияне тыңлаучылар дин белгече белән бергә реаль чиркәү тарихы сәхифәләрен сериалларда күрсәтелә торган тарих белән чагыштырачак. Сериаллар дөньясын чынбарлык белән чагыштырып карагач, лектор бүген католик фундаментализм һәм радикализм була аламы, дөньяга Пий XIII не кайчан көтәргә, хәзерге католицизм кая таба хәрәкәт итә кебек сорауларга җавап бирәчәк.

Лекция 18.30 сәгатьтә башлана. Сылтама аша тулырак мәгълүмат белән танышырга, шулай ук теркәлү үтәргә мөмкин.

Авторы: Анна Зинченко, фото: Фирүзә Закирҗанова