КФУ галиме: «Кояшлы бөркетләрнең балалары барлыкка килде»

2021 елда башланган ерткыч кошларның оясын онлайн-күзәтү дәвам итә.

Орнитолог, Казан федераль университеты Алабуга институтының «Кошлар мониторингы һәм аларны саклау» укыту-фәнни лабораториясе җитәкчесе Ринур Бекмансуров Алтын (Altyn) һәм Алтынай (Altynaj) кояшлы бөркетләр  оясыннан трансляция проектын дәвам итә. Стрим 2021 елның мартында Татарстанның Әлмәт районында эшли башлаган.

Быел күзәтү дәвам итте. Беренче трансляцияләр язын Алтын һәм Алтынай кыштан соң ояга кайткач барлыкка килде. Тамашачылар кош яши торган урында икенче бер атаның Әмирнең килүен күзәттеләр, аны ана куып җибәрмәгән. Ринур Бекмансуров билгеләп үткәнчә, нәтиҗәдә Алтын үз позицияләрен саклап калган, һәм хәзер парның балалары барлыкка килгән.

«Үткән елдагы кебек, күзәтү шул ук кояш бөркетләре оясыннан алып барыла. Быел кош-корт өч йомырка салды, ә майның икенче яртысында барлык балалар да чыкты», – дип сөйләде орнитолог.

Уңайсыз һава шартлары сәбәпле июнь башында кошларга җиңел булмады. Ике көн буена көчле яңгыр яуды, шуның аркасында иң кече һәм иң зәгыйфь кош һәлак булды. Аңа нибары алты көн иде.

“Калган кошчыклар инде шактый зур үстеләр, мамык белән каплана башладылар. Аларны яхшы ашаталар, шулай булгач, аларның исән калуына шик юк “, – дип уртаклашты Р.Бекмансуров.

Кошлар гадәти мәшәкатьләр мәшгуль: ашарга китерәләр, балаларын ашаталар, торакны яңарталар.

Ринур Бекмансуров билгеләп үткәнчә, проект популярлык казануын дәвам итә. Быел караулар саны арткан. Оя артыннан онлайн-режимда көн саен төрле илләрдән йөзләгән кеше күзәтә.

“Без чатта дөньяның төрле почмакларында яшәүчеләр язган комментарийларны күрәбез, – дип уртаклашты орнитолог. – Көн саен күзәтүләр көндәлеге алып барыла, анда зур кошларның очып китүе һәм килүе, ничә тапкыр ризык китерүләре, кайчан тукланулары билгеләп куела. Болар барысы да онлайн-көндәлеккә языла”.

Галимнең планында проектны киңәйтү һәм башка  бөркетләр оясыннан да күзәтү оештыру. Быел ерткыч кошлар яшәгән тагын ике урыннан  трансляцияләүне эшләтеп җибәрү омтылышлары ясалды, әмма әлегә алар уңышлы булмады.

“Электр үткәрелгән бер ояда парлар берничек тә формалашмый. Ә икенчесендә без Интернетны үткәрү мөмкинлеге булмау проблемасы белән очраштык», – дип сөйләде Р.Бекмансуров.

Кыенлыкларга карамастан, проектны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Ул фәнни максатларда гына түгел, бу кошларны аңлау өчен дә мөһим.

“Бу проектка кадәр без бөркетләрнең оя тормышы турында аз белә идек. Ә мондый күзәтүләр бу кошларның тулы тормышын, аларның үзара мөнәсәбәтләрен, үз-үзләрен тотышын күрсәтә. Без бөркетләрнең кайвакыт үзләрен кешеләр кебек тотуын күрәбез, – диде галим. – Саклау чаралары өчен бу бик мөһим, чөнки безнең бурыч – кешеләрдә бу кошларга карата мәхәббәт тәрбияләү һәм алар турында кайгыртулары, аларның ояларын юкка чыгармаулары. Кайвакыт бу ерткычлар һәм кешеләр арасында  конфликтлы ситуацияләр булуга карамастан, без аларны үтерергә тиеш түгел”.

Алтын һәм Алтынайның оясын You-Tube һәм «ВКонтакте»да реаль вакыт режимында күзәтеп була.

Исегезгә төшерәбез, эфир техноген тирәлектә эре ерткыч кошларның популяциясен өйрәнү һәм саклау, шулай ук халык арасында бөркетләр турындагы белемнәрне популярлаштыру буенча фәнни проект кысаларында эшли башлады. Идеяне гамәлгә ашыру өчен «Түбән Кама» милли паркы, шул исәптән «Татнефть» хәйрия фонды гранты буенча сатып алынган җиһазлар файдаланылды.

Автор: Анна Чеченкова